Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Муниципаль район башлыгы Илһам Госман улы Валеев районыбызның гүзәл затларыны 8 Март бәйрәме белән котлады

    Муниципаль район башлыгы Илһам Госман улы Валеев районыбызның гүзәл затларын язның иң гүзәл, якты бәйрәме-Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

    Газетабыз аша юлланган тәбрикләүдә: "Хатын-кыз дөнья яратылганнан алып бүгенге көнгәчә тормышыбыз терәге, мәхәббәт, матурлык, илһам чыганагы булды. Газиз аналарыбыз безгә бетмәс-төкәнмәс сөю, наз бүләк итәләр. Сөйгән яр да, тугрылыклы тормыш иптәше дә сез! Тормышыбызга җан җылысы өстисез, гаиләләребез учагын саклыйсыз.
    Хатын-кызлар тормыш йөгендә ирләр белән бертигез тарталар. Авыл хуҗалыгын, медицина, мәгариф тармакларын фидакарь хатын-кызлардан башка күз алдына китереп булмый.
    Кадерле хатын-кызлар, 8 Март бәйрәме сезгә шат елмаюлар, чәчәкләр бүләк итсен! Саф мәхәббәт, җан җылысы белән сөендерсен! Бәхет, иминлек һәм сәламәтлек телим сезгә!",-дигән

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: