Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Моңсу һәм шатлыклы тантана

    Бу бәйрәм тантанасы һәрвакыт моңсу да, шатлыклы да. Моңсу, чөнки балачак, мәктәп, яраткан укытучылар белән аерылышасың. Шатлыклы, чөнки егет-кызларны алда яңа, мөстәкыйль, кызыклы тормыш көтә.

    Балык бистәсе гимназиясендә бу бәйрәмгә һәрвакыт ныклап әзерләнәләр. Быел да ул дулкынландыргыч узды.
    Гимназиялеләрне котларга район башлыгы урынбасары Р.Гыйльманов та килгән.

    -Сезне зур эшләр көтә. Сез безнең киләчәгебез, өметебез. Һәрберегезнең тормышта дөрес юл сайлап, аннан туры баруыгызны телим. Имтиханнарны уңышлы бирегез,-диде ул чыгарылыш сы
    йн
    ыф укучыларына. Аннары Р.Гыйльманов "Елның иң яхшы укытучысы-2013" республика конкурсы лауреаты Л.Крюковага кыйммәтле бүләк тапшырды. Район администрациясе гимназияне дә бүләксез калдырмады.
    Бу көнне гимназиянең актлар залында күп котлаулар, җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады. Чәчәкләр, музыка һәм җырлар күп булды. Төрле номинацияләрдә җиңгән укучыларга да бүләкләр тапшырылды. Иң яхшылар истәлекле дипломнар алдылар.
    Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котларга һәм агитация эше үткәрергә Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы вәкилләре дә килгәннәр иде. Анда укучылар җыр-биюдә үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.
    Традиция буенча 1 нче сыйныф укучылары да котладылар. Алар күңелле әдәби монтаж әзерләгәннәр.
    Менә соңгы кыңгырау да я
    ңгырый. Ул егет һәм кызларга мөстәкыйль тормыш башланганын хәбәр итә.
    (Тулырак газетадан укый аласыз).
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: