Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәктәптә Мәүлид бәйрәме

Илебездә "Вөҗдан иреге турында"гы закон чыкканнан соң яшь буынга рухи тәрбия бирүдә халкыбызның меңьеллык дини-әхлакый тәҗрибәсен киңрәк куллану мөмкинлекләре ачылды.

Хәзер тематик дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә, дәрестән тыш тәрбия чараларында динебезнең тәрбияви кыйммәтләрен ешрак файдаланабыз. Бу дәресләрдә укучыларга Коръәннән, пәйгамбәребезнең тормыш-хәдисләреннән, шәригать кануннарыннан күбрәк мәгълүмат бирәбез. Дини бәйрәмнәрне, җомга көннәрен мәктәп күләмендә билгеләп үтәбез. Агымдагы елның "Тарихи-милли мәдәниятыбызны, рухи мирасыбызны саклау", "Изге Коръән" елы дип игълан итү бу изге эшләребезгә зур этәргеч һәм ныклы терәк булды.
Ел башында Һиҗри яңа елны, Гашура бәйрәмен билгеләп үткән идек. Үткән шимбәдә Рабигуль әүвәл аеның 12 нче көне-Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең туган көне-Мәүлид бәйрәмен зурлап үткәрдек. Без аңа ай башыннан әзерләндек. Яңа туган айны күргәч изге теләкләр теләп дога кылдык, тәрбия сәгатьләрендә әңгәмәләр үткәрдек. Укучылар пәйгамбәребезнең тормышы турында өзекләр, кыйссалар, Коръән сурәләре, хәдис, догалар, намаз тәртипләрен өйрәнде.
Залда Мөхәммәд галәйһиссәләмнең тормышын тасвирлаган күп төрле китаплар, Коръән басмалары, дини газета-журналлар, шамаилләр куелган күргәзмә ясалган иде. Бәйрәмгә барлык укучылар, укытучы, тәрбиячеләр шәригать кушканча киенеп килделәр. Ашханәдә 120 кешегә хәләл ризыклардан тәмле аш-су әзерләнде. Ата-аналар да күчтәнәчләр, хәер-сәдака китерделәр. Һәр сыйныф бер табын булып утырды. Мәҗлес мәктәп директоры Р.Кәбировның кереш сүзеннән һәм Азан әйтеп Коръән укып башланды. Иң матур Азан әйтүче булып 5 сыйныф укучысы Илмир Габдуллин танылды.
Хаҗи Ширияздан абый үзләренең хаҗ сәфәрендә булып Мөхәммәд пәйгамбәрнең туып үскән шәһәре Мәккәдә, Һиҗрәт кылып Мәдинә шәһәрендә соңгы сулышына хәтле яшәп дөнья куйган һәм зиярат кылынган истәлекле урыннарда күргән-белгән хатирәләрен сөйләде.
Укучылар да пәйгамбәребезнең тормышы турында кыйссалар, Коръән сүрәләре, хәдисләрне яхшы белүләрен күрсәттеләр. "Акчарлак" приютында тәрбияләнүче, 9 сыйныф укучысы Анастасия скрипкада "Шүрәле" балетыннан моңлы бер ария уйнады. Аеруча тырыш укучыларга бүләкләр тапшырылды. Аларны өйрәтүче сыйныф җитәкчеләренә Фәния Хуҗахмәтнең яңа чыккан "Пәйгамбәрләр солтаны" китабы бирелде.
Икенче көнне һәр ике мәчеттә укучылар үз мәхәлләрендә өйлә намазына җыелып бәйрәмне дәвам иттеләр.
Бу бәйрәм, мәҗлесләрне хәзерләү һәм үткәрүдә авылдашыбыз Ширияздан абый Гарипов зур ярдәм күрсәтте. Шәхси китапханәсеннән 50 дән артык китап, брошюра алып кайтып күргәзмә оештырды. Аш-су хәзерләүгә дә үзеннән һәм иганәчеләр табып ярдәм итте. Ул монда туып үскән, укыган, укыткан. Районыбызның төрле мәктәпләрендә күп еллар мәктәп директоры булып эшләгән. Район мәгариф бүлеген җитәкләгәндә укыту-тәрбия эшен камилләштерүгә күп хезмәт куйган, бөтен гомерен мәгариф эшенә багышлаган шәхес. Аның "Мәгариф отличнигы" дигән мактаулы исеме бар. Лаеклы ялга чыккач та ул гомерлек һөнәренә тугрылыклы булып калды. "Мөхәммәдия" югары ислам мәдрәсәсендә укып төпле гыйлем алды. 75 яшендә ул җәмәгате Әминә апа белән фарыз хаҗ гамәле кылып "Хаҗи" дәрәҗәсенә иреште. Бүген дә әдәп-әхлак, дини тәрбия эшендә безнең остазыбыз, киңәшчебез, ярдәмчебез. Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтләре ирешсен үзләренә.
Мәүлид бәйрәме мөбәрәк булсын! Салаватлар әйтеп сөекле пәйгамбәребезне һәркөн искә алыйк, дога кылыйк!
Фото http://images.yandex.ru сайтыннан алынган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев