Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәктәпләр әзерме?

Яңа уку елы башланырга да санаулы көннәр калып бара. Ата-аналар, мәктәп колективлары өчен шактый мәшәкатьле атналар инде бу. Ата-аналарга балаларны мәктәпкә әзерләргә: кием-салымын, уку әсбапларын алырга кирәк. Мәгариф учреждениеләре коллективлары алдында мәктәпләрне, балалар бакчаларын яңа уку елына яхшылап хәзерләү бурычы тора.

Хәзерлек ни дәрәҗәдә соң? Һәр уку елы башланыр алдыннан район хакимияте башлыгы карары нигезендә мәгариф бүлеге, янгын күзәтчелеге, газ службасы, "Роспотребнадзор" хезмәткәрләреннән торган махсус комиссия белем, тәрбия бирү учреждениеләре хәзерлеген тикшерә. 60 мәктәп һәм балалар бакчасының 30 дан артыгы тикшерелгән дә инде. Аның нәтиҗәләре буенча мәктәпләргә, балалар бакчаларына урыннар да биреләчәк икән. Әлегә Күки мәктәбе, Котлы Бөкәш "Дуслык" балалар бакчасы югары бәя алганнар. Ә менә Урахча мәктәбе, Күгәрчен балалар бакчасының әзерлеге йомшак дип табылган.
Безнең хәбәрчебез дә комиссия составында Каз. Чаллы, Бирдебәк, Котлы Бөкәш, Биектау, Шомбыт мәктәпләре, балалар бакчаларының яңа уку елына хәзерлекләре белән танышып кайтты.
Һәр мәктәп чәчәкләргә төренеп каршылады безне. Нигездә, территорияләргә, мәктәп яны участокларына чисталык, пөхтәлек хөкем итә. Аеруча Котлы Бөкәш, Шомбыт мәктәбе биләмәләре матур тәэсир калдырды. Биналарны, сыйныф бүлмәләрен төзекләндерү, буяу-агарту буенча зур эш башкарылган. Коридорларны, өстәл-урындыкларны да ялтыратып буяп куйганнар.
Комиссия беренче чиратта мәктәпләрнең җылыту системалары, котельныйлары торышына игътибарны юнәлтте. Район мәгариф бүлеге начальнигы И.Садыйков та бу мәсьәләнең мөһимлеген ассызыклап үтте. "Җылыту системасын тулы хәзерлек сызыгына кую-безнең төп бурычыбыз"-диде ул. Хәзер мәктәпләр, балалар бакчалары, нигездә, газ белән җылытылалар. Без булган мәктәпләрнең котельныйларының әзерлеге яхшы дип бәяләнде. Газ казаннары, насослар тулы тәртиптә, ягу биналары, төтен суырткычлар әйбәтләп төзекләндерелгән, агартылган. Вак-төяк кимчелекләр дә ачыкланды ачыклануын. Каз.Чаллы мәктәбендә газ сигнализаторы эшләми.
Мәктәпләрнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү шулай ук мөһим мәсьәлә. 2011 елда барлык мәктәпләр дә автомат янгын сигнализациясе белән җиһазландырылганнар. Аларга хезмәт күрсәтү буенча ОАО "Промсвязьмонтаж" белән килешүләр төзелгән. Электр үткәргечләрнең каршылыгы үлчәнгән, тиешенчә җиһазландырылган, янгын щитлары булдырылган, янгын сүндергечләр дә җитәрлек кадәр. Шул ук вакытта үткәргечләрне чолгап кына ялгау, яктырткычларны плафоннарсыз файдалану кебек җитешсезлекләр бар. Каз. Чаллы мәктәбендә һава электр үткәргече түбә өстеннән уздырылган, барлык мәктәпләрдә диярлек шәхси саклану чаралары (противогаз һәм башкалар) юк. Запас чыгу ишекләрен дә тәртипкә китерергә кирәк. Югыйсә мәктәпләрнең берсендә башта ачкычны таба алмадылар, аннары ача алмый интектеләр. Ачкач та ишек икенче яктан әллә футбол, әллә хоккей капкасы белән терәтеп куелган булып чыкты. Ә янгын чыга калса (Алла сакласын!) һәр минут, секунд кадерле бит.
Тулаем алганда мәктәп ашханәләренең хәзерлеге яхшы дип табылды. Пешекчеләр, ашханә хезмәткәрләре гигиеник укулар, медицина каравы узганнар. Район мәгариф бүлеге тарафыннан ашханәләр җиһазлауга зур игътибар бирелә. Соңгы елларда аларда эш шартларын яхшырту, гигиеник таләпләрне үтәү дә күз уңына алынган. Кайбер мәктәпләрдә, балалар бакчаларында юу, дезинфекция средстволарының җитешмәве генә тәнкыйтьләнде.
Кемгә нәрсә, ә мине мәктәп яны участокларында үстерелгән муллык сокландырды. Кемнәрдер корылыктан, башка сәбәпләрдән зарланып ятканда Котлы Бөкәш, Шомбыт мәктәпләрендә мул уңыш үстергәннәр. Шомбытлылар, мәсәлән, помидор кәлшәләре, җир җиләге сатып кына да 30 мең сумнан артык акча эшләгәннәр. Суганнан да яхшы уңыш алганнар, кишер, кәбестәләре дә мул уңыш вәгъдә итеп үсеп утыралар. Бу мәктәп яны участогы җитәкчесе Нурисә Ибраһимованың, барлык мәктәп коллективының һәм укучыларның тырыш хезмәт нәтиҗәсе инде. Ә чәчәкләрнең ниндие генә юк?!
Гомумән алганда, мәктәпләрнең яңа уку елына хәзерлеген уңай бәяләргә мөмкин. Бу җәһәттән, мәктәп директорлары район хакимиятенең, мәгариф бүлегенең зур кайгыртучанлык күрсәтүен билгеләп үттеләр. Шунсыз мөмкин дә түгел шул, балаларыбызга мәктәптә, балалар бакчаларында уңай шартлар тудыру, куркынычсызлыкларын тәэмин итү уртак бурыч. Киләчәгебез үсеп килүче буынның нинди белем, тәрбия алуына турыдан-туры бәйле бит.

Рәсемнәрдә: Котлы Бөкәш укучылары кыярдан да мул уңыш җыялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев