Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Миллионнар газабы аның җилкәсендә дә

Халкыбыз гомер буена оныта алмый торган истәлекле вакыйгалар күп хәзер. Ленинград блокадасының 900 көнгә сузылуын бу көннәрдә бөтен илебез халкы бик олылап билгеләп үтә. Районыбызда да бүген андый алты ветеран яши. Олы Елга авылында яшәүче Минниса апа Шәйхетдинова шундыйларның берсе. Аңа «Ленинград блокадасының 70 еллыгы» истәлекле медален муниципаль район башлыгы...

Халкыбыз гомер буена оныта алмый торган истәлекле вакыйгалар күп хәзер. Ленинград блокадасының 900 көнгә сузылуын бу көннәрдә бөтен илебез халкы бик олылап билгеләп үтә. Районыбызда да бүген андый алты ветеран яши. Олы Елга авылында яшәүче Минниса апа Шәйхетдинова шундыйларның берсе. Аңа «Ленинград блокадасының 70 еллыгы» истәлекле медален муниципаль район башлыгы Илһам Валеев тапшырды, ветеранга изге теләкләрен җиткерде. Аның тормыш-көнкүреш хәлләре турында да кызыксынды. Ветеранны шулай ук олы дата уңаеннан район халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Айгөл Вафина белән Олы Елга авыл җирлеге сәркатибе Галиәхмәт Сибгатуллин да котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Соңыннан Минниса апа Шәйхетдинова мәктәп укучыларына һәм килгән кунакларга үз башыннан узган вакыйгалар турында сөйләде. Ленинград блокадасы ветераны турында тулырак язманы газетабызның киләсе саннарында укый алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X