Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җәмәгать тәртибе–уртак бурыч

Узган атнада Татарстан Республикасы территориясендә хокук тәртибе бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда "ТР да җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә гражданнарның катнашы турында"гы законның тормышка ашырылуы мәсьәләсе күтәрелде.

-Даими рәвештә гражданнарда актив тормыш позициясен тәрбияләргә кирәк. Бу бигрәк тә җинаятьчелекне, хокук тәртибен бозуларны профилактикалауга кагыла,-диде ТР Премьер-министры урынбасары А.Сафаров. -Кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен резервлар, мөмкинлекләр эзләргә кирәк. Бүгенге көндә полиция хезмәткәрләре саны күпкә кимеде. Шуңа да законнарны һәм тәртипне саклауда җәмәгатьчелекне киң тартырга кирәк. Монда ирекле халык дружиналарына зур роль бирелә.


-Берәү дә хокук саклау органнарының бурычларын халык җилкәсенә күчерергә җыенмый. Әмма җәмәгатьчелек полициягә зур ярдәм күрсәтә ала. Без барыбыз да республикада тыныч булуын телибез бит,-диде эчке эшләр министры А.Кокорин.
Аннары Әлмәт дружинниклары тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.


Хөкүмәт комиссиясе утырышыннан соң хокук тәртибе бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара район комиссиясе утырышы булды. Анда да ирекле халык дружиналары турында сүз дәвам итте.


Балык бистәсендә ирекле халык дружиналары оештырылган. Анда район үзәгендәге 31 оешма һәм учреждение хезмәткәрләре катнаша. Кызганычка каршы бу мөһим җәмәгать эшен намус белән үтәмәүчеләр дә бар. Бу хакта полиция подполковнигы Р.Зәйнуллин чыгыш ясады. Беренче кварталда "Кама" кулланучылар җәмгыяте, ООО "Строймонтаж", "Дельфин" спорт комплексы, РЭС дежурлыкка чыгу графигын өзделәр. РУПС, ДЮСШ, ветеринария берләшмәсе дә бу юнәлештә йомшак эшлиләр. Шул ук вакытта агротехник көллият, сөт-май комбинаты, социаль яклау бүлеге, райгаз, РУЭС, ХПП, АТП уңай яктан билгеләнеп үтелделәр.


Ирекле халык дружиналарының эшен район прокуроры А.Хусаенов та кирәкле һәм мөһим дип атады.


-Җәмәгать тәртибен саклау мәсьәләләренә берәү дә битараф булырга тиеш түгел,-дип йомгак ясады утырышка район башлыгы урынбасары Р.Гыйльманов. -Әлегә районда тотрыклылык хөкем сөрә. Аны контрольдән ычкындырырга ярамый. Бу бик мөһим мәсьәлә. Халык дружиналарының эшен максатчан һәм планлы рәвештә алып барырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X