Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әлеге подстанция күәте-егәрлеге, мәйданы белән дә хушларны алырлык [ФОТО]

Котлы Бөкәш зонасында файдалануга тапшырылган бу гигант обьктның проектын эшләүгә инде 2009 елларда ук алынган булганнар.

Нигездә, Котлы Бөкәш подстанциясендә реконструкция эшләре монан ике ел элек башланып китә. Бүгенге көнгә башкарылган эшләргә күз салганда, кеше күзе ышанмаслык колачлы эшләр башкарылган монда. Олы бер шәһәрчек барлыкка килгән дисәк тә, хаклыкка туры килә. Яңа заманча обьектлар калыккан, җиһазлар урнаштырылган, материаль база үзгәртелеп корылган. Яңартылган подстанцияне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-Министры Илдар Халиков, "Сетевая компания" җәмгыяте Генераль директоры Илшат Фардиев, район башлыгы Илхам Валеев һәм " Сетевая компания" җәмгыяте директорлар Советы әгьзалары катнашты. Тантанада подстанцияне төзекләндерүдә үзләреннән зур өлеш керткән бер төркем төзүчеләргә мактаулы исемнәр бирелү турындагы таныклыклар, дипломнар һәм мактау кәгазьләре тапшырылды. Бу хакта тулырак язмабыз белән газетабызның киләсе санында таныша алырсыз. Ә бүген тантанадан фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Вазыйх фатыйхов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев