Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кулларында бәхет ачкычы...

Шушы көннәрдә районыбызның тагын ике авылында "өй туйлары" уздырдылар. Беренчесе-Яңа Арыш авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты халыкка медицина хезмәте күрсәтә башлады. Икенчесе исә, Ямаш авылында заманча Мәдәният йорты файдалануга тапшырылды.

Яңа Арыш авылының киләчәге барлыгына олы ышаныч-урам тулып бала-чага йөгерә, яңа йортлар калка (авт.ике катлылары да шактый), янкормалар төзелә. Соңгы елларда гына авылга асфальт юлның керүе, су трассасының яңаруы, яңа Мәдәният йорты салынуы... болары да авылның яшәренә өмет өстәүче мисаллар. Менә янәдән яңарышлыларга зур бәхет елмайды-алар яңа медицина биналы булдылар. Бер ай дигәндә төзелгән әлеге пунктның торышы, җиһазланышына, мондагы шартларның уңайлылыгына ак көнләшү белән сокланырлык.
-Яңарышлылар бу биналарга, төзелешләргә лаеклылар. Хезмәтләре, эш нәтиҗәләре бар, халкы тырыш, җаннарында көрәшчеләр каны уйный, балалар саны ишәя. Авыл аягында нык тора,-дип ассызыклады Илһам Валеев бәйрәм тантанасындагы тәбрикләү чыгышында. Бина ачылышына шәрәфле кунак булып кайткан якташыбыз Нурия Һашимова да бу бинаның профилактик максатларда күбрәк файдаланылуын теләде.
-Әлеге бинаның ачылуына безнең нәселдән дә күбрәк сөенүче булмагандыр. Апа, сеңлем, җәмәгатемнең гомуми стажы 100 елдан артып китә. Бүгенге көнне авылыбызның шәфкать туташы Мөхәммәтрәхимова Миләүшә безнең туганыбыз. Булу белән генә түгел, бәрәкәтле йорт булсын. Халкым өчен гомерле хезмәт итсен,-дип авылдашлары исеменнән шатлыгын уртаклашты танылган игенче, Татарстанның атказанган механизаторы Үзбәк Мусин.
Тантанадан соң район башлыгы Илһам Валеев бирегә килгән авыл халкы белән якыннан эчкерсез әңгәмә дә корып алды, аларның күп төрле сорау-үтенеченә җавап бирде.
Көннең икенче яртысында Ямаш авылы халкы өчен бәйрәм тантаналары башланып китте.
(Тулырак газетадан укый аласыз).
Район башлыгы Илһам валеев яңарышлылар белән эчкерсез аралашты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев