Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кубок хуҗаларда

11 май көнне безнең районда Татарстан медицина хезмәткәрләренең "Сәламәтлек-2012" республика Спартакиадасының зона туры булып узды. Районның спорт корылмаларында 5 районнан килгән табиблар җитезлектә, көчтә, осталыкта ярыштылар.

Кешеләр сәламәтлеге сагында торучыларның үз үрнәкләрендә физкультура-спорт белән шөгыльләнүләре, сәламәт яшәү рәвеше алып барулары күркәм күренеш, әлбәттә. Физик күнегүләрнең файдасы турында сөйләүгә караганда, стадионга килеп шөгыльләнү яхшырак, ләбаса.
-Татарстан медиклары арасында мондый Спартакиадалар 15 нче тапкыр үткәрелә инде. Ул медицина хезмәткәрләренең профсоюзы инициативасы белән башланып китте,-ди район үзәк больницасының профсоюз комитеты рәисе В.Мандрейкин. -Хәзер Спартакиадалар ТР сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан үткәреләләр. Моңа кадәр безнең команда чит спорт ареналарында чыгыш ясады. Быел беренче тапкыр үзебезнең районда ярышабыз.
Ярышлар тантаналы рәвештә яңа футбол стадионында ачылдылар. Питрәч, Лаеш, Югары Ослан, Биектау һәм Балык бистәсе районы командаларын сәламләргә район башлыгы И.Валеев килгән иде.
-Без сезне кунакта күрүебезгә шатбыз,-диде ул. -Безнең районда сәламәтлек саклауга зур игътибар бирелә. Күптән түгел район үзәк больницасы капиталь ремонтланды, заманча медицина җиһазлары урнаштырылды. Соңгы елларда гына 12 фельдшер-акушерлык пункты ачылды һәм ремонтланды. Болар барысы да район халкының сәламәтлеге хакына эшләнә. Ярышта катнашучыларга уңышлар телим. Көчлеләр җиңсен!
Ярышта катнашучылар алдында ТР сәламәтлек министрлыгы вәкиле Р.Таҗиев чыгыш ясады. Ул Спартакиаданың зона туры хуҗаларына рәхмәтен белдерде. Ярышларның тантаналы өлешен район үзәк больницасы баш врачы Р.Зарипов коллегаларына җиңүләр теләп төгәлләде.
Бу көнне спортчыларның да, җанатарларның да күңеле күтәренке булды. Ярышларны балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укытучыларыннан һәм тренерларыннан төзелгән хөкемдарлар бәяләде. Җиңел атлетика эстафетасы стадионда узды. Аннары спорт ярышлары "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында дәвам итте.
Ярыш программасына спортның 6 төре: шул исәптән җиңел атлетика, йөзү, волейбол, шахмат, өстәл теннисы, аркан тартышу кертелгән иде. Аларның һәрберсендә (шахматтан тыш) ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да катнашты. Балык бистәсе табиблары хатын-кызлар һәм ир-атлар эстафетасында, хатын-кызлар һәм ир-атлар теннисында, ир-атлар арасында шахматта, хатын-кызлар аркан тартуда беренче урыннарны алдылар. Волейболчыларыбыз Лаеш командасыннан гына калышып икенче баскычка күтәрелделәр. Ә менә йөзү буенча безнең ир-атларга да, хатын-кызларга да шөгыльләнергә дә шөгыльләнергә әле. Тулаем алганда, Балык бистәсе командасы уңышлы чыгыш ясады. Монда команда капитаны Б.Әминовның да зур өлеше бар.
Турнир барышында безнең хәбәрчебез ТР сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Р.Таҗиев белән әңгәмә корды. Ул менә 20 ел инде республиканың спорт медицинасы службасын җитәкли.
-Эшчәнлегем буенча миңа ил буйлап күп йөрергә туры килә,-ди ул. -Безнең республикада спортка, спорт корылмалары төзүгә зур игътибар бирелә. Сезнең футбол стадионы һәм спорт-сәламәтләндерү комплексы моңа мисал булып тора. Спорт ярышларын яхшы оештырганнары, җылы кабул иткәннәре өчен балыкбистәлеләргә рәхмәт. Спартакиадада катнашучыларны сәламләргә вакыт тапкан өчен район башлыгы И.Валеевка да рәхмәтемне белдерәм. Бу безнең соңгы очрашу булмас дип ышанам.
Судьялар коллегиясе очколар санаганда ярышта катнашучылар биеп күңел ачтылар, аларга җирле үзешчәннәр ярдәм итте.
Пьедесталга бер-бер артлы җиңүчеләр күтәрелә. Республика Спартакиадасы зона турының төп кубогы Балык бистәсе командасы капитаны Б.Әминов кулында. Икенче урынны питрәчлеләр, өченче урынны лаешлылар алдылар. Хәзер безнең медицина хезмәткәрләре Спартакиданың финал өлешендә район данын яклаячаклар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев