Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Куанычлы вакыйгалар

Бу атна башында районыбызга янәдән Президентыбыз Рөстәм Миннеханов эш визиты белән килде.

Кунакларны барыннан да бигрәк район үзәгенең "Поле чудес" дип аталган микрорайонында сабыйлар, аларның әти-әниләре зур дулкынлану белән көтеп алдылар. "Бәләкәч" программасы нигезендә төзелгән әлеге балалар бакчасы район үзәге халкының олы проблемасын уңай хәл итәргә ярдәм итте. Беренчедән, озак вакытлар балалар бакчасына чират торган 80 сабый менә дигән бакчага йөрү бәхетенә ирештеләр. Аннары 27 яшь белгечнең тотрыклы эш урынына ия булуы да зур сөенеч.
Алексей Демидов җитәкләгән төзүчеләр дә бакчаны җиткезүдә зур тырышлык куйганнар.
-Бу безнең икенче балалар бакчасы. Төзүчеләребез бу объектка күңелләрен салып эшләделәр. Ни әйтсәң дә сабыйлар өчен бит,-ди төзелеш оешмасы җитәкчесе.
Әлбәттә инде, шушындый матур, иркен, җылы бинага ил башлыгыбыз да зур сөенеч белән килде. Иң элек кунаклар бакчаның икенче катындагы киңәшмәләр залына күтәрелделәр. Сабыйлар Президентыбызга матур, заманча бакча бүләк итүе өчен ихлас күңелләреннән рәхмәт белдерделәр. Бакчада тәрбияләнүчеләр көче белән әзерләнгән концерт тамашасыннан соң муниципаль район башлыгы Илһам Валеев сүз алды. Ул иң элек республикабыз җитәкчелегенә һәм төзүчеләргә олы рәхмәтен белдерде. Аннары әлеге микрорайонда яшәүчеләр өчен соңгы вакытларда башкарылган эшләр, юллар төзелүе, бер сүз белән әйткәндә, бөтен кирәкле мөмкинлекләр тудырылуын әйтте.
-Быел гына без биредә 6,5 миллион сумлык газ үткәрдек, 8 миллион сумлык суүткәргеч суздык. Инде менә сезнең ярдәмегез белән 80 урынга исәпләнгән менә дигән заманча балалар бакчасы төзелде. Боларның барысы өчен районыбыз халкы исеменнән республика җитәкчелегенә олы рәхмәтемне белдерәм,-диде ул.
Президентыбыз үз чыгышында соңгы елларда балалар өчен бик күп эшләр башкарылуын белдерде.
-Республикада 14 мең бала бакчага чират тора иде. Без бу мәсьәләне уңай хәл итү юлын таптык. Нәниләр Балык бистәсендәме, я булмаса Казан шәһәрендә үсәме, алар яңа заман шартларына җавап бирә торган яхшы бакчада тәрбияләнергә тиешләр. Чөнки алар безнең киләчәгебез. Биредә балалар бакча рәхәтен күреп, сау-сәламәт булып үссеннәр,-дип изге теләкләрен җиткерде һәм бакча мөдире Рузилә Мингәрәевага кирәк-ярак алу өчен сертификат тапшырды.
Шуннан соң кунаклар бакча буйлап сабыйларның көндәлек тормышлары белән танышып йөрделәр. Бигрәк тә компьютер сыйныфында озак тоткарландылар алар. Яшь белгеч Айгөл Кәримуллина нәниләрне заман техникасы серләренә өйрәтә. Аларга компьютер белән эш итәргә, рәсем ясау күнекмәләре үткәрә. Президентыбыз Рөстәм Нургали улы да бакчага йөрүче Камилның ясаган рәсемнәрен сокланып карады. Аның укый-яза белүе белән кызыксынды. Кунаклар шулай ук балаларның уен залларын карадылар, аш-су әзерләү бүлмәләре белән таныштылар. Яңа бакчада сабыйлар өчен бөтен шартлар булдырылган, һәрбер уен, йокы бүлмәләре янәшәсендә кул югычлар урнаштырылган. Көне шактый салкын, җилле булса да, бүлмәләрдә нәкъ май аендагыдай җылы. Сабыйларга, хәтта, җиңел күлмәк белән йөрергә дә мөмкин. Президентыбыз да бакчада тәрбияләнүчеләр кунакларга үз һөнәрләрен күрсәткән вакытта бакчаның төньяк юнәлешендәге тәрәзә читләренә кулларын куеп тикшереп карады һәм канәгать калды. Бу олы бүләккә барыннан да бигрәк район үзәге халкы сөенгәндер. Чөнки кайберәүләргә балаларын хәтта күрше авылга йөртергә туры килде. Шулай итеп бу көнне Балык бистәсендә 3 яшьтән югары булган балаларны бакчага урнаштыру мәсьәләсе тулысынча уңай хәл ителде.
Шул ук көнне хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Миннеханов элеккеге "Сельхозтехника" берләшмәсе биләмәсендә яңа стадион ачу тантанасында катнашты.
-Бу Балык бистәсенә "Газпром" бүләге. Алар тарафыннан финансланып төзелгән 660 нчы спорт объекты бу. Шушындый олы стадионлы булуыгыз белән котлыйм. Ә барысы өчен дә сез якташыгыз Альберт Фәхретдиновка рәхмәтле. Менә нинди яхшы сыйфатлы, заманча стадион төзеп бирде ул сезгә,-диде Президент.
"Газпром трансгаз Казань" җәмгыяте генераль директоры Рифкать Контюков та район үзәгендәге бу олы вакыйга уңаеннан төзүчеләргә рәхмәтен белдереп, аеруча актив катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырды.
-Үзвакытында балыкбистәлеләр мине ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайлаган вакытта спорт объекты төзү хакында үтенеч белән мөрәҗәгать иткән иделәр. Инде менә халык наказын истә тотып мин үз бурычымны үтәдем. Ул яшьләргә озак хезмәт итсен иде,-диде ул.
Кунаклар да шушындый заманча стадионда яшьләребезнең осталыгын арттырып киләчәктә республика һәм илкүләм ярышларда җиңү яулауларын теләделәр. Мондый мөмкинлекләр туып торганда, әлбәттә, район спортчылары сынатмаслар диясе генә кала.
Рәсемнәрдә: Президентыбыз Р.Миннеханов яңа футбол кырын ачканда; сабыйлар компьютер өстәле артында; яңа футбол кырында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев