Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күтәренке күңел белән

Балык бистәсе элемтәчеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен яхшы кәеф, күтәренке күңел, югары хезмәт нәтиҗәләре белән каршы алалар.

Елның-елында Балык бистәсе почта элемтә үзәге икътисадый күрсәткечләрнең тотрыклы үсешенә ирешәләр. Узган ел гына биредә табыш 2,5 мәртәбә арткан. Ә элек бу оешма дәүләт дотациясе хисабына көн күргән. Бүген эш сөючән бу коллектив олы хезмәт уңышларына ирешә.
Мөгаен, күпләр бу оешма инде искерде дип фикер йөртәдер.Ә фактта исә бүгенге почта көчле үсеш алган электрон хезмәт күрсәтүләрне керткән заманча предприятие. Балык бистәсе почта хезмәткәрләре соңгы вакытларда гына "Форсаж" акча күчерү системасын яисә авиация һәм тимер юл билетларына заказлар кабул итү, кредитларны каплау кебек яңалыкларны үз эченә ала. Халыкка яңа төр хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм төре көннән-көн үсә. Бүген, мәсәлән, алар 60 төрдән артык почта элемтә хезмәте күрсәтәләр. Коммуналь хезмәтләргә түләүнең 80 проценттан артыгы район почта элемтә бүлекләре тарафыннан тормышка ашырыла. Ә бу исә республикада иң яхшы күрсәткеч. Район халкының 85 проценты диярлек пенсия һәм субсидияләрне почта бүлекләреннән алалар. Районыбызда вакытлы матбугатка язылу кампаниясе дә уңышлы төстә һәрвакыт вакытыннан алда тәмамлана. Бүген 1000 балыкбистәлеләр өлешенә 800 данә газет һәм журналлар туры килә. Бу Татарстанда иң зур күрсәткечләрнең берсе. Әлбәттә бу саннар артында конкрет кешеләр, көчле хезмәт коллективы тора.
-Тулаем алганда, барлык почта элемтә бүлекчәләре үз эшләрен яхшы сыйфат белән башкаралар. Гомуми производство күрсәткечләрендә үзләреннән зур өлеш кертәләр,-ди Балык бистәсе почта элемтә үзәге башлыгы И.Кәтиев. -Шулай да арада иң яхшыларын билгеләп үтәсе килә. Трой-Урай (Г. Артамонова), Масловка (З. Касыймова), Олы Солтан (Р. Ганиева), Урахча (М. Гыйлемханова), Шомбыт (Ә. Гыйззәтуллина), Котлы Бөкәш (Р. Мөхәммәтшин) почта бүлекләре елның-елында югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Халык белән аңлашып үз хезмәтләрен югары һөнәри осталык белән башкаручы Котлы Бөкәштән Р.Мөхәрләмова, Балык бистәсеннән А.Артеменко, Урахчадан Н.Шәкүрова, Шомбыттан Р.Осина, йөк озатучы А. Мусаев, клиентлар залы операторы Ә. Садыйкова, кассир Т. Мацуцына, автомобиль йөртүчеләр Н. Капаруллин, С. Нуриев, сортка бүлүче Р. Мөхәммәтшина, Рус Әшнәгеннән М. Муксинова, Кульгадан Г. Малашина һәм башкаларны хөрмәт сүзләре белән генә искә алырга мөмкин. Балык бистәсе почта хезмәткәрләре иң югары бүләкләргә генә лаеклылар. Мисал өчен күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләрен искә алып Урахча почта бүлеге башлыгы М. Гыйлемханова "Россия Федерациясе элемтә остасы" дигән мактаулы исем белән бүләкләнде. Күптән түгел Шомбыт элемтә бүлеге җитәкчесе Ә. Гыйззәтуллина да Россия почтасы федераль дәүләт идарәсенең, ә район почта элемтә үзәге башлыгы И. Кәтиев "Татарстан почтасы" республика филиалы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Үзләренең һөнәри бәйрәмнәре көнендә почта хезмәткәрләренә саулык-сәламәтлек, иминлек һәм хезмәт уңышлары телисе килә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: День российской почты