Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күргәннәрдән канәгать калып...

Узган атна ахырында ТР Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районыбызга эш визиты белән килде.

Ул иң элек муниципаль район башлыгы Илһам Валеев белән "Кама" агрофирмасының Олы Елга терлекчелек комплексында эшләүчеләр белән очрашты. Агрофирма директоры Камил Садыйков кунакларга хуҗалыкның яшәеше, алда торган бурычлар һәм проблемалар турында сөйләде. Министр сыерларның продуктлылыгын арттыру, көтүне яңарту, бозауларның сакланышы, авыруларга каршы профилактик чаралар, кирәкле дарулар белән тәэмин ителеш һәм дәвалау үзенчәлекләре белән дә кызыксынды. Берүк вакытта яхшы сыйфатлы сөт җитештерү, кабул ителгән продукцияне эшкәртүдә җирле сөт-май комбинатындагы хәлләр турында да сораштырды. Барыннан да бигрәк ул ферма эшчәннәренең тормыш хәлләре, хезмәт шартларын яхшырту һәм кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре белән җентекләп танышты.
Олы Елга урта мәктәбе директоры Нурислам Мингалиев очрашу вакытында үз базаларында яшь фермерлар мәктәбе эшләве, аның уңай нәтиҗәләре хакында сөйләде. Барысын да зур игътибар белән тыңлаганнан соң министр: "Авылыгызның киләчәге алай ук аянычлы түгел икән әле, бу юнәлештә алга таба да шулай тотрыклы эшчәнлек алып баруыгызны хуплыйм",-дип үз фикерләре белән уртаклашы, киңәшләрен бирде.
Шуннан соң ул Качкалак авылындагы Камил Гобәйдуллинның фермерлык хуҗалыгында һәм "Азык-төлек корпорациясе" җәмгыятенең терлекчелек фермасында булды. Биредә баш белгечләр һәм терлекчеләр белән очрашып сөйләште. Бозаулату бүлеге сыер савучылары Рузилә Кәримова, Раилә Шәмсевәлиева һәм Гөлнар Кәримовадан хуҗалык терлекчеләренең хезмәт хакы, гаилә хәлләре, шәхси хуҗалык эшчәнлекләре хакында сораштырды. Эчкерсез әңгәмә вакытында бүген районыбызда бик күпләрне кызыксындырган сораулар да чагылыш тапты. Терлекчеләр хөкүмәтебезгә җәй айларында сыер асраучы авыл кешеләренә күрсәткән матди ярдәм өчен рәхмәт әйтеп, сөтнең кабул итү бәясен дә бераз күтәреп булмасмы икән дигән сорау бирделәр. Министр авыл кешеләре үтенече һәрчак үзәктә булуын белдереп, бу мәсьәләләр буенча җитди эш алып барылуын әйтте. Хуҗалык җитәкчесе Рәис Гафуров Яңа Арыш авылы товарлыклы-сөтчелек фермасы коллективы эшчәнлеге белән таныштырды. Ул һәркөнне хәзерләүчеләргә югары сорттан гына 5 тоннадан артык сөт озатуларын һәм бу елдан башлап аның килограммын 15 сумнан кабул итүләрен, айдан-айга үзвакытында исәп-хисап ясалуы турында сөйләде. Нәтиҗәдә, хуҗалык салым түләүләрен һәм хезмәт хакын да вакытында түләп бара икән.Ферма эшчәннәре белән хушлашканда министр яңарышлыларга киләчәктә олы уңышлар, тагын да югарырак үрләргә ирешүләрен теләп Президентыбызның якташлары буларак сезгә йомшак эшләү һич тә килешми,-диде.
Шуннан соң министр Тәб.Чаллы авылында Илдус Шакиров белән Дамир Ногмановның һәм Күгәрчен авылында Данил Нәбиуллинның гаилә фермаларында булып эш шартлары һәм көндәлек мәшәкатьләре белән танышты. Соңыннан республика кунагы район активы, баш белгечләр, фермерлар һәм хуҗалык, гаилә фермалары җитәкчеләре белән очрашып, күргәннәреннән канәгать булуын белдерде.
-Узган елларда бер-бер артлы килгән корылык галәмәтләре вак хуҗалыкларга ашлык сатып кына көн күреп, хуҗалыкны көйле яшәтеп булмавын ачык күрсәтте. Шуңа әби-бабайлар кәсебен ташламыйча терлек асрау, сөт җитештерүне һәрчак күз уңында тотып эш итәргә кирәк. Шулай ук урыннарда кеше факторын да онытырга ярамый. Терлекчеләргә уңай шартлар булдырырга, кием-салым, инструментлар белән тәэмин итәргә, хезмәт хакын күтәрү мәсьәләсен дә онытырга ярамый, диде. Очрашу вакытында ул шулай ук башка күтәрелгән мәсьәләләр буенча да үз фикере белән ураклашты. Бигрәк тә язгы чәчүгә әзерлек, сыйфатлы орлык запасы булдыру, ашлама, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителештә дәүләт ярдәме турында да сөйләшүләр булды.
Рәсемдә: әңгәме мизгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев