Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Күргәннәр күңелне сөендерә...

    Яңа Арыш авылының товарлыклы-сөтчелек фермасы янәшәсендәге азык утарында ыгы-зыгы төн уртасына кадәр тынмый.

    Олы капкадан эчкә үтеп керүгә тигез рәтләргә тезелгән рулонланган печән өеме күзгә ташлана. Ә арырак үткәч зур егәрлекле К-700 тракторының кырдан кайтарылган яшел массаны таптатуын күрергә була. Биредә хуҗалык тракторчылары һәм автомобильчеләр көне буена тик торуны белмиләр. Хәтта, "күпне яшәгән" "ЗИЛ-554" автомашинасы да эштә. Аны лаеклы ялда булган автомобильче Габделбәр Садыйков йөртә. Азык ташуда иңендә 30 елдан артык тәҗрибәсе булган тракторчы Илгиз Мусин үрнәк булып тора.
    Базга салынган массаның яхшы сыйфатлы булуы уңган тракторчы Рафаэль Фатыйхов хезмәтенә бәйле. Кайткан массаны тигезләп таратып, тыгызлап таптатып тора. Хезмәт сөючән бу тракторчыны биредә һәркем үз итә. 30 елдан артык тракторда эшләве дәверендә бу К-700 икенче тракторы. Ул инде 32 ел элек хуҗалыкка кайтарылган булса да, аның бер көн дә ватылып тик торганы юк икән.
    сенаж таптатучы Рафаэль Фатыйхов.
    (Тулырак газетадан укый аласыз).

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: