Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Күпкырлы иҗат әһелләре

    27 март көнне район Мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы булды. Бу көнне анда мәдәният-агарту, музей хезмәткәрләре, китапханәчеләр җыелды.

    Тантана башланыр алдыннан район башкарма комитетының социаль-мәдәни сфера бүлеге начальнигы Н.Чернова ТР мәдәният министрының котлау телеграммасын укыды, узган елгы эшкә йомгак ясады. Уңышлар белән беррәттән проблемаларга тукталды.


    -Соңгы елларда безнең районда мәдәни үсеш өлкәсендә зур эшләр башкарыла. Яңа Арыш, Олы Солтан авылларында яңа Мәдәният йортлары төзелде. Ямашта төзелеш башланды, берничә клуб капиталь ремонтланды. Әмма бик күп мәдәният учреждениеләрен төзекләндерү таләп ителә әле. Яшь кадрлар белән проблемалар бар. Иң мөһиме һәр мәдәният хезмәткәре үз эшен күңел биреп, югары һөнәри осталыкта башкарырга тиеш. Без барыбыз да бер гаилә, фикердәшләр,-диде ул.


    Бәйрәм уңган хезмәткәрләрне тәбрикләүсез булмый инде. Бу көнне дә иң яхшы китапханәчеләргә, Мәдәният йорты директорларына, художество җитәкчеләренә, музей хезмәткәрләренә, шулай ук юбилярларга бүләкләр тапшырылды. Күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен үзәк китапханә уку залының әйдәүче китапханәчесе Тамара Тюрина, Юлсубино авылы китапханәсе мөдире Нәзирә Миннеханова ТР мәдәният министрлыгының "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр. Район Мәдәният йорты методисты А.Автономов, аккомпаниатор Л.Смолина, автоклуб мөдире И.Җәләлов, Полянка китапханә-ял үзәге мөдире А.Вильчинская ТР мәдәният министрлыгының Почет грамотасына лаек булдылар.


    Бу көнне дистәләрчә һөнәр осталары лаеклы бүләкләрен алдылар. Залда утыручылар аларны кайнар сәламләделәр. Тантаналы өлештән соң бәйрәм концерты булды. Сәхнәгә районның мәдәният хезмәткәрләре чыктылар. Тамашачыларга яхшы кәеф бүләк иттеләр.


    Рәсемдә: Н.Чернова китапханәче Т.Тюринага "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе тапшыра.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: