Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Коррупция тозакланырга тиеш!

    Бүген Чистай шәһәрендә коррупциягә каршы көрәш буенча "Мәгълүмат чаралары һәм муниципаль хакимиятнең теләктәшлеге" дигән тема астында киңәшмә узды. Анда район башлыгының әлеге мәсьәлә буенча ярдәмчеләре, мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм Татарстан Президентының коррупциягә каршы идарәсе вәкилләре, Җәмәгать Палатасы, юстиция министрлыгы һәм "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте вәкилләре катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Әлеге...

    Бүген Чистай шәһәрендә коррупциягә каршы көрәш буенча "Мәгълүмат чаралары һәм муниципаль хакимиятнең теләктәшлеге" дигән тема астында киңәшмә узды.


    Анда район башлыгының әлеге мәсьәлә буенча ярдәмчеләре, мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм Татарстан Президентының коррупциягә каршы идарәсе вәкилләре, Җәмәгать Палатасы, юстиция министрлыгы һәм "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте вәкилләре катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Әлеге киңәшмәдә коррупциянең асылына, бу юнәлештәге проблемаларны аныкларга һәм аларны матбугат чараларында яктыртуга кагылышлы мәсьәләләр каралды.

    Күтәрелгән мәсьәләләр буенча анализлы мәкаләбез белән газетабызның киләсе санында һәм сайтыбызда таныша аласыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: