Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Көн дә, төн дә хезмәттә

Дежур часть Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе районы буенча бүлегендә мөһим структур подразделение булып тора. Аңа җәмәгать тәртибен саклауның гомуми системасына кергән көчләрне һәм чараларны оператив җитәкләү функциясе йөкләнгән. Җинаятьләр, хокук тәртибен бозулар турында хәбәр, гаризалар кабул итү, "кайнар эз"дән җинаятьләрне ачу буенча чаралар күрү-дежур частьнең мөһим бурычлары. Аның...

Дежур часть Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе районы буенча бүлегендә мөһим структур подразделение булып тора. Аңа җәмәгать тәртибен саклауның гомуми системасына кергән көчләрне һәм чараларны оператив җитәкләү функциясе йөкләнгән.
Җинаятьләр, хокук тәртибен бозулар турында хәбәр, гаризалар кабул итү, "кайнар эз"дән җинаятьләрне ачу буенча чаралар күрү-дежур частьнең мөһим бурычлары. Аның хезмәткәрләре районда оператив хәл турында мәгълүматларны тәүлек әйләнәсе туплыйлар, тапшыралар, эчке эшләр бүлеге бинасының, аның территориясенең сакланышын контрольдә тоталар. Болардан тыш та аларга күп вазыйфалар йөкләнгән. Беренче карашка биредә хезмәт тыныч кына, үз агымы белән бара кебек. Чынлыкта алай түгел. Дежур часть хезмәткәрләре райондагы оператив хәлне яхшы белергә, законнарны төгәл үтәргә, хокук бозу фактларын тикшергәндә объектив булырга, гражданнарга карата игътибарлылык күрсәтергә тиешләр.
Ә безнең Балык бистәсе эчке эшләр бүлегендә югары квалификацияле, тәҗрибәле хезмәткәрләр эшли. Оператив дежур, полиция майоры Әнис Абдуллин, дежур ярдәмчеләре старшина Рамил Галиев, прапорщик Дамир Нәбиуллин һәм башкалар үз вазыйфаларын төгәл үтиләр. Дамир биш мәртәбә Чечен республикасында командировкада булып кайтты. Россия эчке эшләр министрлыгының бүләкләренә лаек булды. Хезмәттәшләренә үрнәк булып тора.
Дежур часть хезмәткәрләре төп вазыйфаларын үтәү белән беррәттән җинаятьләрне ачуда да турыдан-туры катнашалар. Бервакыт полиция майоры Ә.Абдуллин (бу көнне ялда була) "Масловка" акционерлык җәмгыяте складыннан минераль ашлама урлаучы турында мәгълүмат ала, бу хакта дежур частька хәбәр итә. Үзе оператив группаны көтеп тормыйча каракның каршысына китә. Оператив группа белән бергәләп аны тоткарлыйлар. Мондый очраклар шактый еш кабатлана.
Дежур часть заманча җиһазландырылган, хезмәткәрләр яңа мәгълүмати технологияләрне кулланып эшлиләр. Бу санаулы минутлар эчендә оператив эш өчен кирәкле мәгълүматлар җыярга мөмкинлек бирә.
Россия эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе районы бүлегенең дежур часте үз категориясендә иң яхшылардан исәпләнә. Ул ике мәртәбә ТР буенча эчке эшләр министрлыгының Почет грамоталарына лаек булды. Быел да эшчәнлек нәтиҗәләре буенча икенче урынга чыкты. Моннан тыш безнең бүлекнең дежур частендә республикабызның башка район дежур частьләре хезмәткәрләре стажировка үтәләр.
Район халкының җинаятьләргә, хокук тәртибен бозуларга битараф булмауларын сорап мөрәҗәгать итәбез. Әгәр сез хокук тәртибе бозуның шаһиты булсагыз, яки әзерләнүче, кылынган җинаять турында берәр нәрсә белсәгез дежур частькә хәбәр итегез. Анонимлык гарантияләнә. Без гражданнар белән тыгыз элемтәдә торып эшләсәк кенә уртак йортыбызда тәртип, тынычлык булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев