Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кешеләр сәламәтлеге хакына

Узган җомга көнне Югары Тегермәнлек авылында капиталь ремонттан соң җирле амбулаторияне ачу тантанасы булды.

Кайчандыр бу зур бинада районның иң яхшы участок больницасы урнашкан була. Ул 1965 елда ачыла. 2003 елда биредә "Акчарлак" социаль приюты эшли. Шунда ук халыкка медицина ярдәме дә күрсәтелә. Әмма еллар узу белән амбулаториягә капиталь ремонт таләп ителә.
Капиталь ремонт барлыгы 2 миллион сумга төшә. Төзүче-подрядчылар (ООО "Строитель-5", җитәкчесе Ф.Заһидуллин) зур күләмле эш башкарганнар. Стеналарны, түшәмне, идәнне ремонтлаганнар, тәрәзәләрне алыштырганнар. Башка санитар-техник эшләр үткәргәннәр. Хәзер амбулатория тышкы яктан гына түгел, ә эчтән дә заманча төскә кергән. Биредә аптека пункты, клиник лаборатория, карау кабинеты, 5 урынга көндезге стационар, балалар табибы, гомуми практика табибы кабинетлары һәм яхшы гына җиһазландырылган башка бүлмәләр дә бар. Амбулатория Югары һәм Түбән Тегермәнлек авылларында яшәүче 1200 дән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Бирегә шулай ук якын тирә авыллардан да дәваланырга киләләр.
Амбулаторияне ачу тантанасына ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Р.Җәләлетдинов та килгән.
(Тулырак газетадан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X