Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Кеше аягы басмаган җирләрдән

    Без инде районыбыз биләмәсендә юлсыз җирдә автомобильчеләр узышы үткәреләчәге хакында хәбәр иткән идек.

    Әнә шуңа шимбә көнне Күгәрчен авылы янәшәсендәге, элеккеге Тархановка авылы урынында республикабыз һәм күрше Самара, Марий-Эль, Башкортстан, Чувашстан, Түбән Новгород, Кемерово, Ульян һәм башка өлкәләрдән килгән 70 тән артык автомобиль экипажы һәм 20 дән артык квадроцикллар узышына иртәнге 9.00 сәгатьтә старт бирелде. Бәйге башланыр алдыннан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров спортчылар алдында чыгыш ясап автоузышчыларга иминлек һәм җиңүләр теләде. Шуннан соң автомашиналар 4 төркемгә бүленеп старт алдылар. Иң элек алар алдына авыл янәшәсендәге юан агачлар үскән текә ярлы елга аша кичү бурычы куелды. Күп экипажлар аны уңышлы үтеп юлларын дәвам иттерделәр. Фаразларга караганда мондый елга, чокырлар алар үтәсе юлда бик күп булырга тиеш иде. Ярыш Шомбыт урманчылыгы биләмәсендә моңарчы кеше аягы басмаган 60 километр озынлыктагы участокларда узды. "Измерение 4х4" кубогының дүртенче этабы кысаларында "Распутье-2013" Трофи-рейды уңышлы үтте. Автомобильчеләр һәм квадроцикллар узышын карарга бик күп тамашачы җыелган иде. Туктаусыз яуган яңгырлар да автоспортта катнашучыларга киртә була алмады. Ярышка шул ук көнне төнлә йомгак ясалган.
    Искәрмә: ярышлар турында тулырак мәгълүмат белән http://offroad.kazan.ru сайтында таныша аласыз.
    бәйгедән бер күренеш.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: