Күңел аклыгы

Кышкы аклык гүя аның күңеленә күчкән. Сабый чактагы кебек кар йомарламы атып шаярасы, юктан да елмаясы килә. Юл читләрендә яткан бизәк-бизәк кар бөртекләре дә җемелдәшеп күз кыса: күрәсеңме, янәсе, без ерактан-балачактан килдек.
Үз уйларына гаҗәпләнгәндәй елмаеп куя Әлфира. Кул сузымы ара тоелса да, сабыйлыктан соң җиргә 50 кыш килеп аны язлар, җәйләр алыштырган. Югыйсә, бар да бүгенгедәй кебек.
Тәб.Чаллы авылында Газиз ага белән Хөснелбәнат апаның бишенче баласы-төпчек кызы булып дөньяга аваз сала ул. Сугыш елы михнәтләрен күргән, ачлы-туклы елларның авырлыгын иңнәрендә тойган ата-ана балаларын укыту, аларга үрнәк тәрбия бирү өчен тырышлыкларын кызганмыйлар. Әлфира да мәктәптә уку алдынгысы була. 8 сыйныфны гел бишле билгеләренә тәмамлаган кыз хыялларын тормышка ашыру өчен Казан медицина училищесына укырга керә. Белемгә омтылучанлыгы белән биредә дә сынатмый ул, үзлегеннән күп укый, дәвалау-профилактикалау методикасындагы яңалыклар белән даими кызыксына. 1980 елда училищены уңышлы тәмамлап туган ягына кайта һәм Котлы Бөкәш хастаханәсенә шәфкать туташы булып эшкә урнаша. Тырышлыгы белән коллективта хөрмәт яулый, ягымлы карашы белән үзен яраттыра шәфкать туташы. Җиде ел хезмәт куя ул биредә, бары 1988 елда гына район үзәк хастаханәсенә эшкә күчә.
Энтузиазм, эшкә намуслы караш, игътибарлылык... аның характерындагы төп билгеләмәләр бу. Ак халатына, керсез күңеленә тап төшерми 30 елдан артык район халык сәламәтлеге сагында хезмәт куючы Әлфира Газиз кызы Хәсәнованың тырышлыгын күп төрле Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бәяли. Алар арасында 2008 елда хезмәттәге уңышлары өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан һәм узган ел район хакимияте башлыгы тарафыннан тапшырылган Рәхмәт хатлары аның өчен иң кадерлеләре. Гомумпрактик дәвалау бүлегендә эшләгәнлектән, участок табибы Илсөяр Җамалиева белән Иске Арыш, Шумково, Олы Укмас, Балыклы Чүкәй, Трой-Урай авылларына да еш чыга алар. Өлкән яшьтәге һәм медпунктка килә алмаучы авыруларның өйләренә барып дәва билгелиләр.
Район үзәгендәге бу участокка караган йортларда яшәүче, дәвалауга мохтаҗ карт-карчыклар янына барып уколлар ясау да шәфкать туташы вазыйфасында. «Куллары белән дәваландырса, ягымлы йөзе белән шифаландыра»,-диләр авырулар Әлфира Хәсәнова турында. Бу сүзләрдә хаклык бар.Чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләре исә җанга рәхәтлек өсти. Әти-әнисеннән сабырлыкны, намуслылыкны үзенә өлге итеп алган шәфкать туташына әле ул күп тапкырлар әйтелер, йөрәктән-йөрәккә күчәр.
Ә табигатьтә янәдән кыш... Аның аклыгы җан пакълыгына, күңел сафлыгына тиң. Әлфира Газиз кызыХәсәнованың да 50 нче тапкыр каршы алынган кышларына тагын бик күп сөенечле язлар, бәрәкәтле җәйләр, мул көзләр өстәлсен иде.
Рәсемдә: Әлфира Хәсәнова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 10:29Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинованы котладылар Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинова янында булып кайтты.2100
-
5 март 2021 - 09:19Әй, шофер, тот рульне туры! “ Авыл офыклары” редакциясе күптән түгел үзенең социаль челтәрләрендә оештырган “Иң яхшы таксист” бәйгесенә йомгак ясады. Нәтиҗә халык биргән тавышка карап билгеләнде. Бәйгенең җиңүчесе Мансур Мифтахов булды.4300
-
5 март 2021 - 09:15Любовь Бәдертдинова: «Ана дигән бөек исемгә ирешәсе иде» Хатын-кыз күңеленә мәхәббәт, гүзәллек, йомшаклык, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.6600
-
5 март 2021 - 08:53Балык Бистәсендә прививка капаниясе дәвам итә Район поликлиникасында коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясау дәвам итә.3300
-
5 март 2021 - 08:48Балык Бистәсенең хастаханәсендә яңа җитәкче Динар Рамил улы Гаязов Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсенә баш табиб итеп билгеләнде.13600
-
5 март 2021 - 08:43Балык Бистәсе районының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсендә очрашу булды 8 Март бәйрәме алдыннан Балык Бистәсе муниципаль районының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең чираттагы очрашуы булды.2500
-
5 март 2021 - 08:41Луиза Ананьева : "Яз бәйрәме шатлык өстәсен " Көннәр язга карый башлады. Кояш җылылыгы тирә-юньне генә түгел, җанны да җылытырлык.2000
-
5 март 2021 - 08:38Илдар Таҗетдинов гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлый 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе.2500
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.41000
-
4 март 2021 - 11:17Май белән кер юу серен беләсезме? Пычрак тастымалларны майлы суга салып, берничә сәгать җебетергә кирәк5100
-
4 март 2021 - 11:058 мартка иң начар бүләк нинди? Шкафта тузан җыеп ятачак әйбер бүләк итмәгез.6600
-
4 март 2021 - 08:40Сукмак (хикәя) Күр әле, бакча почмагындагы алмагач ап-ак бүрек кигән. Ул бүрекнең як-якка салынып төшкән колакчыннары әкияти дәү кошның ак канатлары диярсең...6000
-
3 март 2021 - 09:28Галия Зыятдинова: " Рәхмәт сезгә ак халатлы фәрештәләр." Саклык чараларын куллансам да авырып киттем.8600
-
5 март 2021 - 10:34Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинованы котладылар
-
5 март 2021 - 10:26"Авыл офыклары "редакциясе "Халык жәүһәрләре” бәйгесен ачып җибәрә 🎤🎧
-
4 март 2021 - 11:32Балык Бистәсенең Күгәрчен авылында туып үскән Рабига апа Кадырова белән сугыш елларын барлыйбыз
-
3 март 2021 - 11:13«ВАЗ-2114» автомобиленә машина йөртүче таләп ителә. «ВАЗ-2114» автомобиленә машина йөртүче таләп ителә.5900
-
5 март 2021 - 10:29Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинованы котладылар Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинова янында булып кайтты.2100
-
5 март 2021 - 09:19Әй, шофер, тот рульне туры! “ Авыл офыклары” редакциясе күптән түгел үзенең социаль челтәрләрендә оештырган “Иң яхшы таксист” бәйгесенә йомгак ясады. Нәтиҗә халык биргән тавышка карап билгеләнде. Бәйгенең җиңүчесе Мансур Мифтахов булды.4300
-
5 март 2021 - 09:15Любовь Бәдертдинова: «Ана дигән бөек исемгә ирешәсе иде» Хатын-кыз күңеленә мәхәббәт, гүзәллек, йомшаклык, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.6600
-
5 март 2021 - 09:02“Кулон-Агро” җәмгыятендә сыер савучылар коллективы тату һәм бердәм “Кулон-Агро” җәмгыятендә сыер савучылар коллективы тату, бердәм булулары белән аерылып тора. “Аларның барысы да тырыш, эшчән һәм хезмәтләренә җаваплы.4200
-
5 март 2021 - 08:53Балык Бистәсендә прививка капаниясе дәвам итә Район поликлиникасында коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясау дәвам итә.3300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика