Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайнар боз, кызу егетләр

9 март көнне "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексының боз мәйданчыгында Балык бистәсе муниципаль район башлыгы Кубогына хоккей турниры булып узды.

Бу ярышлар районда дүртенче тапкыр үткәрелә инде. Хәзер аны көтеп ала торган җанатарлар да бар. Бозга бер-берсенә яхшы таныш булган күптәнге көндәшләр чыкты. Алар арасында МУП "Балык бистәсе", «Агрохимсервис», Котлы Бөкәш, Күгәрчен, Урахча, Олы Елга, Шомбыт авыл җирлекләре командалары бар.
-Безнең команда бу ярышларда ел саен катнаша,- ди «Агрохимсервис» җитәкчесе Айрат Сафин.- Турнирга ныклап әзерләнәбез. Быел, мәсәлән, "Дельфин" боз мәйданчыгында күнегүләр үткәрдек. Хоккейчыларга материаль ярдәм күрсәтергә дә тырышабыз. Якын киләчәктә командага экипировка алырга планлаштырабыз.
Хоккей карарга, хезмәттәшләренә, көч биреп торырга тамашачылар да күп килгән иде.
Җирле хоккей сөючеләр фаразлаганча, башлык Кубогына инде менә дүртенче мәртәбә МУП" Балык бистәсе" командасы лаек булды. «Агрохимсервис» командасы тагын икенче калды .Өченче урынга Шомбыт авыл җирлеге командасы чыкты. Турнирның иң яхшы уенчысы булып Максим Бегунов (МУП "Балык бистәсе"), иң яхшы капкачы булып Айдар Баһавиев (Шомбыт) танылдылар.
Призерларга медальләр, акчалата бүләкләр тапшырылды.
Рәсемдә: уенның кызган чагы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев