Канәгать калды...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин районыбызга рәсми визитын Качкалак авылындагы Камил Гобәйдуллинның фермерлык хуҗалыгыннан башлады.
Аны биредә муниципаль район башлыгы Илһам Валеев белән күп кенә рәсми кешеләр каршы алдылар. Кунаклар иң элек фермерның терлекчелек бинасында булдылар. Бүген биредә 80 баш мөгезле эре терлек асрала. Аның 59 башы таналар. Шушы көннәрдә алар да инде бозаулый башлаячаклар.
Дәүләт Советы рәисе фермердан бүгенге көндәлек эшләре, киләчәккә уй-планнары белән дә кызыксынды. Фермерлык хуҗалыгы киләсе елларда бар игътибарны сөт җитештерүгә юнәлтәчәкләре хакында әйткәч, Фәрит Мөхәммәтшин кечкенә авылны тернәкләндерү, үстерү өчен аларның бик яхшы гамәлләргә курс тотуларын хуплады. Сүз уңаеннан эшче-хезмәткәрләр белән тәэмин ителеш хакында да сораштырды. Качкалакка инде бүгеннән үк күрше-тирә авыллардан яшь гаиләләрнең күченеп килергә теләк белдерүләре шулай ук авылның перспективасы буларак кабул ителде. Фермерлык хуҗалыгы киләчәктә яшьләр өчен торак йортлар җиткезү һәм производство биналарын торгызу мәсьәләләренә зур игътибар бирәчәк. Ә аңа бу күркәм уй-планнарны тормышка ашыруда Казан шәһәрендә эшләүче райондашларыбыз ярдәм итәргә, үз инвестицияләрен кертергә теләк белдергәннәр инде. Әнә шуңа Камил Гобәйдуллин хезмәттәше Шамил Нәбиуллин белән берлектә биредә максатлы эш җәелдергәннәр. Фермерлык хуҗалыгы республикада яшь фермер буларак та дәүләт ярдәмен алган. Республика кунагы күргәннәреннән һәм сораштыруларыннан канәгать калды. Район фермерлары белән әңгәмә барышында Фәрит Мөхәммәтшин илебезнең бердәм сәүдә оешмасына аяк басуының өстенлекле һәм файдалы якларына тукталды.
-Бүген инде элеккегечә күнегелгән ысуллар белән генә эшләргә кирәк түгелдер. Үзебез җитештергән продукциянең күрше-тирә регионнарга тәкъдим итәрлек дәрәҗәдә югары сыйфатлы булуы өчен тырышырга кирәк,-диде ул. Фермерларга бары тик экологик яктан чиста продукция җитештерүгә игътибарны күбрәк юнәлтергә зарурлыкны ассызыклап үтте. Очрашу барышында ул район фермерларының күп санлы сорауларына җавап бирде, үз киңәшләрен җиткерде. Качкалак җирлегендә узган бу очрашудан соң ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль район Советының 25 нче утырышында катнашты.
Рәсемнәрдә: ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фермерлык хуҗалыгындагы очрашуда.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.2200
-
26 февраль 2021 - 09:16Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.17300
-
26 февраль 2021 - 09:08Саулыгыңны сакла - вакцина ясат! Дөнья, ил буенча таралган коронавирус авыруына каршы бердәнбер чараның вакцинация булуын һәркем яхшы белә һәм аңлый.8700
-
26 февраль 2021 - 09:01Мошенниклар банк счетларыннан акча урлауны дәвам итәләр Балык Бистәсе районы территориясендә кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып, мошенниклык юлы белән банк счетларыннан акча урлау дәвам итә.11100
-
26 февраль 2021 - 08:51Ямаш авылында хоккей яхшы популяштырылган спорт төре Сәламәт тәндә сәламәт рух булуын алар яхшы белә. Шуңа биредә спорт чараларына зур игътибар бирелә.13700
-
25 февраль 2021 - 13:38Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат Казан дәүләт аграр университетының студентлар «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат.48200
-
25 февраль 2021 - 13:17Юл һәлакәтендә һәлак булган Вәнил абый турында туганы: “Районда аны белмәгән кеше юк иде...” Кичә Балык Бистәсендә булган юл фаҗигасе турында хәбәр иткән идек.97800
-
25 февраль 2021 - 11:38Язмыш җиле (Хикәя) Бала тудыру йортының җилпәзә ишеге котны алып чыелдап ябылды18400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!259700
-
25 февраль 2021 - 09:03Балык Бистәсендә көннәр җылытачак Әмма салкын урынына буран, яңгыр һәм җепшек кар килә.17300
-
25 февраль 2021 - 08:54Сабыен бер тапкыр гына кочакларга өлгергән... Уфаның 3нче балалар тудыру йортында фаҗига булган.53600
-
24 февраль 2021 - 12:05Песи коронавирус йоктырган Латвиядә Covid-19 коронавирус инфекциясе белән мәче зарарлануның беренче очрагы расланган.13500
-
24 февраль 2021 - 12:02Салкында машина кабынмаса нишләргә? Мичкәгә гади спирт салырга киңәш ителә19900
-
26 февраль 2021 - 15:30Районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде
-
26 февраль 2021 - 10:11Районыбызга эш сәфәре белән Рөстәм Нигъмәтуллин килде
-
25 февраль 2021 - 09:44Балык Бистәсендә Туган телләр һәм бердәмлеге елына карата багышланган тантана булып узды
-
5 февраль 2021 - 13:09
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.2200
-
26 февраль 2021 - 15:22Районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде Бүген районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде.14800
-
26 февраль 2021 - 09:16Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.17300
-
26 февраль 2021 - 09:08Саулыгыңны сакла - вакцина ясат! Дөнья, ил буенча таралган коронавирус авыруына каршы бердәнбер чараның вакцинация булуын һәркем яхшы белә һәм аңлый.8700
-
26 февраль 2021 - 09:01Мошенниклар банк счетларыннан акча урлауны дәвам итәләр Балык Бистәсе районы территориясендә кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып, мошенниклык юлы белән банк счетларыннан акча урлау дәвам итә.11100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика