Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җитәкче дә, хезмәткәр дә бердәм чыктык өмәгә

Узган дүшәмбе көнне район үзәгендәге төрле оешмаларның хезмәткәрләре үз территорияләрен һәм поселок урамнарын чүп-чардан арындыру, тәртип урнаштыру өчен өмәгә чыктылар. Озакка сузылган яз һәркемне туйдырырга да өлгерде инде. Һаман да эреп бетә алмаган пычрак кар урамнарны да бизәми, кешеләргә дә күңел күтәренкелеге өстәми инде. Шуңа да балыкбистәлеләр язга үз хокукларын...

Узган дүшәмбе көнне район үзәгендәге төрле оешмаларның хезмәткәрләре үз территорияләрен һәм поселок урамнарын чүп-чардан арындыру, тәртип урнаштыру өчен өмәгә чыктылар.
Озакка сузылган яз һәркемне туйдырырга да өлгерде инде. Һаман да эреп бетә алмаган пычрак кар урамнарны да бизәми, кешеләргә дә күңел күтәренкелеге өстәми инде. Шуңа да балыкбистәлеләр язга үз хокукларын алырга, ярдәм итәргә уйлап бердәм өмәгә чыктылар. Алар көрәкләр белән коралланып кар көртләрен тараталар, боз ваталар. Бу максатларда махсус техника, бульдозерлар, төягечләр, машиналар да эшкә җигелде. Күңелле апрель кояшы да җылысын жәлләмәде. Кыскасы, дүшәмбе көнне төшке аштан соң район үзәге кырмыска оясын хәтерләтте инде. Өмәгә администрация, шәһәр җирлеге, "Ак Барс" банк, балалар сәнгать мәктәбе, казначейлык хезмәткәрләре һәм башка оешмалар бердәм чыктылар. Һәркемнең күңеле күтәренке иде. Чыннан да саф һавада бераз эшләп керү үзе бер ләззәт инде. Ике сәгать дигәндә пычрак кар көртләре таралып бетте, күңелле гөрләвекләр акты. Тагын берничә көн шундый көннәр торса, кышның эзе дә калмаячак.
Әмма кар эреп беткәч, кыш буе җыелган чүп-чар, көнкүреш калдыклары пәйда булачак инде. Чүпли беләбез икән, үзебезгә җыештырырга да кирәк булачак. Шул уңайдан исегезгә төшерәбез, атнаның һәр чәршәмбесе санитар көн дип игълан ителде. Районда санитар-экологик икеайлык дәвам итә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев