Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иртәгә башкалада авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтәчәк

15-нче ноябрь көнне Казанның 7 мәйданында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.

Авыл хуҗалыгы продукциясен Совет районында ике мәйданчыкта - "Казан" агросәнәгать паркында (Аграр урамы, 2) һәм Дәрвишләр бистәсендә, Сәетгалиев исемендәге Мәдәният йорты каршындагы урында (Совет урамы, 18) уза.

Яңа Чишмә һәм Спас районнары предприятиеләренең продукциясе Яңа Савин районындагы "Яңа Савин районының берәмләп һәм күпләп сату базары" ААҖ каршындагы мәйданчыгында (Адоратский урамы, 21) узачак.

Авиатөзелеш районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе 123-нче номерлы һөнәри лицей (Дементьев урамы, 39) каршындагы мәйданчыкта оештырылачак.

Буа районы җитештерүчеләре продукциясе Мәскәү районында, "Пятерочка+" супермаркеты каршындагы мәйданда, Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә тәкъдим ителәчәк.

Кама Тамагы районының товар җитештерүчеләре һәм башка предприятиеләр үз пордукциясен Киров районында, "Ягодная слобода" сәүдә үзәге каршындагы территориядә (Краснококшайск урамы, 152/2) тәкъдим итәчәк.

Достоевский урамы буенча Чехов базары артында оештырылган Вахитов районындагы ярминкәдә Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе һәм ТР Алексеевск районы товар җитештерүчеләре продукциясе тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

http://intertat.ru/tt/component/k2/item/38689-irtәgә-bashkalada-avyil-huҗalyigyi-yarminkәlәre-үtәchәk-uryinnar.html

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев