Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Инвалидлар димәссең

Узган атна ахырында безнең районда инвалид спортчыларның агитацион автосәяхәтендә катнашучылар булып китте.

ТР инвалидларның физкультура-спорт җәмгыяте бу чараны дистә елдан артык үткәреп килә икән инде. Бу чорда республикабызның күпчелек шәһәр, районнарында булганнар. Ә безнең районга беренче мәртәбә генә килүләре икән әле. Максатлары-халыкны, беренче чиратта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне даими рәвештә физкультура, спорт белән шөгыльләнүгә тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Ике дистәгә якын инвалид спортчы 4 машинага утырып сәяхәткә чыкканнар. Старт Лаеш районында бирелгән. Алар арасында чаңгы спорты һәм биатлон буенча параолимпия уеннары, халыкара һәм Бөтенроссия ярышлары призеры Ирина Полякова, бочча буенча Россия чемпионы Светлана Георгиева, өстәл теннисы буенча Татарстан чемпионы Раил Галиәкбәров һәм башка танылган спортчылар бар иде.
Район белән танышуны Масловкадан башладылар. Биредә алар "Сәйлән" сәламәтләндерү лагерында ял итүче укучылар белән очраштылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рашат Хәбибуллин кунакларны кыскача Балык бистәсенең икътисадый-социаль үсеше, соңгы елларда сафка бастырылган спорт корылмалары белән таныштырды. Районда инвалидларны социаль яклауга, һәрьяклап ярдәм итүгә зур игътибар ителүен ассызыклады.
ТР инвалидлар физкультура-спорт җәмгыяте рәисе, Россиянең атказанган тренеры Фәридә Идрисова Татарстан инвалид спортчыларының дөньякүләм ярышларда, параолимпия уеннарында яулаган җиңүләре, җәмгыятьнең инвалидлар арасында спортны үстерүгә керткән өлеше турында сөйләде. Балалар бу көчле рухлы спортчылар яулаган күпсанлы кубокларны, медальләрне зур кызыксыну белән карадылар.
Көннең икенче яртысында инвалид спортчылар сәнгать мәктәбендә районның бер төркем инвалидлары белән очраштылар. Аларның тормыш-көнкүреше, иҗатлары белән якыннан таныштылар. "Яшьлек" стадионында район оешмалары арасындагы футбол бәйгесен карадылар. Спортчыларыбыз белән аралаштылар. Ә кичен үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концертын карап хозурландылар. Үзләре дә чыгыш ясадылар.
Якшәмбе көнне автосәяхәтчеләр колоннасы Мамадыш районына юл тотты.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалид спортчыларныћ агитацион автосђяхђте