Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Җинаятьче эзләнә

    Районның хокук саклау органнары район халкына Олы Елга авылында яшәгән, 1982 елның 6 октябрендә туган Гүзәлия Рамил кызы Мөхәммәтгалиевага карата җинаять кылуда катнашкан кешене (кешеләрне) ачыклауда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итәләр. Билгеле булганча, 2012 елның 19 апрелендә 16.00 сәгать тирәсендә Г.Р.Мөхәммәтгалиева эш урыныннан (үзәк китапханә) чыга һәм Анатыш авылында очраклы...

    Районның хокук саклау органнары район халкына Олы Елга авылында яшәгән, 1982 елның 6 октябрендә туган Гүзәлия Рамил кызы Мөхәммәтгалиевага карата җинаять кылуда катнашкан кешене (кешеләрне) ачыклауда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итәләр.
    Билгеле булганча, 2012 елның 19 апрелендә 16.00 сәгать тирәсендә Г.Р.Мөхәммәтгалиева эш урыныннан (үзәк китапханә) чыга һәм Анатыш авылында очраклы машинага утырып Олы Елга авылы юнәлешендә кайтып китә.
    2012 елның 21 апрелендә Г.Р.Мөхәммәтгалиеваның гәүдәсе Балык бистәсе-Казан автомобиль юлының Корноухово-Масловка чатыннан Корноухово авылына таба 3 чакрым ераклыкта табыла.
    Югарыдагыларны искә алып бу җинаять кылуда нәрсә дә булса белүчеләрнең район хокук саклау органнарына хәбәр итүләрен сорыйбыз. Моннан тыш 19 апрель көнне 16.00 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр вакытта Балык бистәсе-Казан юлыннан хәрәкәт иткән автомашина йөртүчеләрнең түбәндәгеләрне хәбәр итүләрен сорыйбыз:
    -юл кырыенда туктап торучы шикле машиналарны, юлда кискен туктап, болганыбрак баручы җиңел машиналарны күрмәдегезме?
    -Машиналарына видерегистратор урнаштырган шоферларның да хәбәр итүләрен сорыйбыз.
    Хокук саклау органнары шулай ук 19 апрельдән соң төрле сәбәпләр белән эшкә чыкмаган, тәненең ачык урыннарында яра-җәрәхәтләр булган кешеләр турында мәгълүматлар да кызыксындыра.
    Мәгълүматларны язмача яки телдән район прокуратурасына, Россия эчке эшләр бүлегенең Балык бистәсе районы буенча бүлегенә тапшырырга мөмкин. Мәгълүмат бирүчеләрнең анонимлыгы саклана. Контакт телефоннары: район прокуратурасы-2-20-07, 2-26-94, 2-26-89; район эчке эшләр бүлеге-2-21-02; Питрәч МРСО СУ СКР РТ -2-11-91.
    Балык бистәсе район прокуратурасы (Балык бистәсе З.Шәймарданов урамы, 69 А йорт).
    Россия эчке эшләр бүлегенең Балык бистәсе буенча бүлеге (Балык бистәсе, Октябрь урамы, 31 А йорт).

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: