Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Илмир Төхвәтуллин–Сабантуйның баш батыры

Салкын җил, килә яуган, килә яуган яңгыр мәйданны куып таратса да, көрәш бәйгесе кызыклы булды, киеренке барды быел.

Һәрвакыттагыча Сабантуйның төп ярышы, йөзек кашы булган көрәшне малайлар, үсмерләр башлап җибәрде. Биектаудан Ислам Шәрәфиев (45 кг. кадәр), Ямаштан Инсаф Баһавиев (55 кг.), Юлсубинодан Алмаз Хәмәтханов (65 кг.), Яңа Арыштан Делюс Гыйлмуханов (75 кг.), Балык бистәсеннән Айназ Билалов (75 кг.нан югары) үз үлчәү авырлыкларында батыр калдылар. Айназ исә менә өченче ел рәттән яшьләр арасында районның абсолют батыры исемен яулады.
Өлкәннәр алышы 5 үлчәү авырлыгында барды. Мәйдан уртасына чыккан ир-егетләрнең барысы да диярлек җанатарларга яхшы таныш көрәш осталары.
65 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Фирдүс Зарипов җиңү яулады. Рисхәт Гәрәев икенче урынны алды. Тегермәнлектән Фәнис Шәрипов өченче призга ия булды.
75 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Күгәрчен егете Илдар Мәсгутовка тиңнәр булмады. Яшь көрәшче Инсаф Мөхәммәтҗанов бу танылган батырга шактый каршылык күрсәтеп икенче урынны алды. Яңа Арыштан Фирдүс Гыйлмуханов өченче урынга чыкты.
Бик күп җанатарлар келәмгә Биектау егете Илмир Төхвәтуллинның чыкканын көттеләр инде. Соңгы елларда республика күләмендәге ярышларда матур җиңүләре белән куандыра ул. 85 кг. кадәр үлчәү авырлыгында аның отачагына берәү дә шикләнмәде инде. Яңа Арыш көрәшчеләре Фәрит Мөхәммәдиев, Айназ Хөсәенов икенче, өченче урыннарны бүлештеләр.
Бу язманы тулысынча газетабыздан укый аласыз.
Илгиз Җамалиев.
Вазыйх Фатыйхов фотолары.
сабантуй#көрәшбәйгесе# ярышлар#батыр#сабантуйбатыры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярышлар батыр сабантуй–2012 көрәш бәйгесе

2
X