Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Илкүләм ярышлар бездә бара

Инде икенче ел Татарстан Республикасында кечкенә яшь группалары арасында Россия беренчелегенә судомоделизм буенча спорт ярышлары уздырыла. Һәм бу юкка гына түгел! Татарстанда балалар һәм яшьләрнең техник иҗатын үстерү буенча бик зур эшләр башкарыла. Бу елны ярыш уздыру урыны итеп Балык бистәсе районы сайланды. Чөнки район балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче укучылар...

Инде икенче ел Татарстан Республикасында кечкенә яшь группалары арасында Россия беренчелегенә судомоделизм буенча спорт ярышлары уздырыла. Һәм бу юкка гына түгел! Татарстанда балалар һәм яшьләрнең техник иҗатын үстерү буенча бик зур эшләр башкарыла. Бу елны ярыш уздыру урыны итеп Балык бистәсе районы сайланды. Чөнки район балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче укучылар әлеге спорт төре буенча республика, Россия күләмендәге ярышларда катнашып шактый призлы урыннар яуладылар.
24 март көнне «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында ярышның ачылыш тантанасы үтте. Тантананы Кострома шәһәре командасының тренеры Сергей Прунов ачып җибәрде. Ачылышта Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, укучыларның техник иҗаты Федераль үзәгендә директор вазифасын башкаручы Антон Ломоносов, Федерациянең судомодель спорт президиумы әгъзасы, Архангельск өлкәсенең 1 нче категорияле судьясы Юрий Трапезников һәм Балык бистәсе муниципаль районы башлыгы Илһам Валеев катнашты.
Россия беренчелегендә Россия Федерациясенең 16 регионыннан 21 команда көч сынаша: Архангельск, Киров, Ленинград, Липецк, Ростов, Свердловск өлкәләре, Санкт-Петербург, Липецк, Сыктывкар, Калининград, Кострома, Мурманск, Пермь, Самара, Тюмень, Ярославль шәһәрләре, Ставрополь төбәге, Коми һәм Татарстан республикаларының җыелма командасы, Казан, Яшел Үзән һәм Балык бистәсе командалары.
Командаларга һәм килгән кунакларга районыбызның «Рапсодия», «Камские звёздочки» хореография коллективлары, "Әхмәдиев исемендәге балалар иҗат мәктәбе" укучылары үзләренең матур биюләрен бүләк иттеләр. Һәр командага татарның йөзен күрсәтә торган милли ризык-чәк-чәк тапшырылды.
Кунакларга Балык бистәсе буйлап экскурсия үткәрелде: алар "Бәләкәч" балалар бакчасында, РОСТОда булдылар. Мәдәният йортында оештырылган күргәзмәләрне карадылар.
Техник иҗатка юнәлеш
Район Мәдәният йорты фойесы ул көнне бик күпләрне үзенә җәлеп итте. Биредә район мәгариф бүлеге, балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре ярдәме белән укучыларның иҗат эше күргәзмәсе оештырылган иде. Әлеге күргәзмәдән кунаклар канәгать калдылар дияргә тулы нигез бар.
Чөнки укучылар кулы белән эшләнгән очкычлар, су асты көймәләре модульләре, шулай ук кызлар бәйләгән, чиккән эшләнмәләр, картиналарга таң калырлык иде. Һәр иҗат эшенә карата проект-альбом төзелгән, алар белән дә шунда ук танышырга мөмкин.
Бу көнне район Мәдәният йортында республика шәһәр һәм районнары мәгариф җитәкчеләренең тәрбия эшләре буенча урынбасарлары һәм районыбыз мәктәпләре директорлары белән киңәшмә дә уздырылды. Анда Балык бистәсе муниципаль район башлыгы Илһам Валеев, Татарстан Республикасының Премьер министр урынбасары-фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, аның урынбасары Светлана Гиниатуллина чыгышлары тыңланылды.
Район башлыгы үз чыгышының асылында район мәктәпләрендәге үзәктә торган мәсьәләләрне, шул ук вакытта район күләмендәге уңышларны яктыртты. Ә республиканың мәгариф җитәкчелеге исә киләчәктә дә укучы балаларның техник яктан иҗатларын үстерүгә игътибарны арттыру, эзлекле һәм тирәнтен проектлар белән эшләүгә алыну һәм болар өчен барлык средстволарны куллану кирәклегенә басым ясадылар.
Сиринә МӨХӘММӘТҖАНОВА,
Фәрвәз Каюмова.
Редакциядән: Россия беренчелегенә уздырылган судомоделизм спорты буенча ярышлар 28 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев