Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Илһам Валеев: “Яңа ел бәрәкәте, байлыклары, шатлыклары белән килсен!”

Тагын бер ел үзенең мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары, истә калырлык вакыйгалары белән тарих битләренә язылды. Бер карашка сизелми дә үтеп киткән бу елдан ни алдык, нинди социаль үзгәрешләр кичердек, алдагы корылыклы елдан калган кыенлык сынауларын ничек уздык, район халкын борчыган проблемаларны чишә алдыкмы? Гомумән, 2011 елның уңышлары, Яңа елга бурычлар хакында район...

-Илһам Госманович, яңа 2012 елга нинди кәефләрдә аяк басасыз? Ни әйтсәң дә Балык бистәсе халкының ышанычы, язмышы сезнең кулларда бит!
-Кәефләр яхшы, үтеп барган бу ел балыкбистәлеләр өчен шатлыклы, истәлекле вакйгаларга бик бай булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миннехановның игелекле визитлар белән ел дәвамында өч тапкыр безнең районда булуы гына да күп нәрсә турында сөйли. Бу уңайдан район җирлегендә Рәсәйкүләм төзелешләргә нигез салдык, күпме халык ихтыяҗы объектларын сафка бастырдык, социаль юнәлештәге федераль, республика Программалары кысаларында күрсәткечләребез белән беренче унлыкка керә алдык. Бер миллиард сумнан артык капиталь салу-үзләштерү кечкенә сан түгел. Европа күләмендәге тиңсез объект-мрамор ит җитештерү заводының беренче чираты сафка басарга тора, супер стадионнарга тиң футбол стадионлы булдык, яңа гигант балык заводы төзелешенең безнең өлешкә тиюе-зур бәхет. Олы хыялыбыз-район хастаханәсен заманча ремонтлап, җиһазлап чыгу тормышка ашты. Мактансак та гөнаһ түгел, район үзәген тоташтыручы сыйфатлы юл челтәренә ия булдык, күпме юлларыбыз яңарды. Каз.Чаллы юлын ачарга килгән Рәсәй юл транспорты министры урынбасары Олег Белозеров моны үзе дә билгеләп үтте һәм иң куанычлысы, юллар төзелеше алдагы елларда авыллар масштабында активлаштырылачагына ышандырып китте. Быел "Татавтодор", "Алексеевскдорстрой", "Русремстрой" коллективларының аеруча нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтәсе килә. Күп катлы йортларга ремонт үткәрү, авария хәлендәге йортларны яңадан торгызу, ветераннарыбызны тораклы итү-шушы һәрбер юнәлеш буенча үзебезне республика күләмендә булдыклылар итеп күрсәтә алдык. Бу җәһәттән, Фәрхулла Заһидуллин, Рәмис Гаянов, Камил Шәрифуллин җитәкләгән төзү оешмалары лидерлар булып торалар. Район үзәгендә яшәүчеләр дә бу елдан канәгать калганнар дип уйлыйм. Берничә дистә елларга сузылган су проблемасын хәл итү өчен аз эшләнмәде, көчле насослар кайтардык, скважиналар борауладык, су челтәрен яңартуга 10 миллион сум акча тоттык. Кама ярын ныгыту буенча гигант эшләр башкарыла. Балалар бакчалары белән тулы тәэмин ителеш юлында ышанычлы адымнар ясалды һәм алга таба да перспектив планнарыбыз бар.
Ел авыл хуҗалыгы өчен уңышлы тәмамланды. Игенчелек буенча район тарихында рекордлы уңыш җыеп алдык. Дуңгызчылык тармагы зур үзгәрешләр, перспектив үсеш кичерә. "Алтын Саба" агропромышленность төркеменең "Слобода" агрофирмасында гына да дуңгызларның баш саны 9 меңгә җитеп килә. Инвесторларыбызда производство тотрыклылыгы сакланган хәлдә яңа технологияләргә, казанышларга урын бирелүе, шулай ук куанычлы хәл. Берүк вакытта, һәрбер төбәктә гаилә фермасы ачарга теләк белдерүчеләр берничә дистәгә җитте. Илдус Шакиров, Данил Нәбиуллин, Раиф Хәмидуллин, Рүзәл Габитов, Данил Габдриев, Илнур Галимов кебек булдыклы егетләребез бик уңышлы гына эшләп тә киттеләр.
Авыл хуҗалыгы гомер буенча эш сөючән, тырыш игенчеләр, терлекчеләр хисабына тотрыклы яшәде, матур хезмәт үрләренә иреште. Һәр елның үз батырлары билгеләнә. Әлеге уңайдан ""ВЗП Р.Слобода"дан Булат Ханов, "Азык-төлек корпорациясе"ннән Фәнис Мөхәммәтрәхимов, "Солтан"нан Рөстәм Мингалиев, "Логос"тан Алмаз Мирзин, "Зюзино"дан Фәрит Сибгатов кебек комбайнчыларга, "Масловский"дан Татьяна Захарова, "Аяз-Ойл"дан Илзирә Габдрахманов һәм Галина Краснова, "Азык-төлек корпорациясе"ннән Гүзәлия Хәмиева кебек савым осталарына, "Масловский"дан Иван Егоров, "Азык-төлек корпорациясе"ннән Азат Гатауллин кебек терлек симертүчеләргә, "Слобода"дан дуңгыз караучы Мария Токрановага аеруча олы рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә.
Тагын дистәләгән, йөзләгән игенчеләребез, терлекчеләребез, башка производство тармакларында эшләүчеләребез районның социаль экономик үсешенә лаеклы өлеш кертә алдылар. Аларга да олы ихтирам хисләребез барып ирешсен иде.
Райпо, "Агрохимсервис", юлчыларыбыз, энергетиклар алдагы еллардагыча үзләренең алдынгылык позицияләрен, тотрыклылыкларын саклый алдылар. Район электрлар челтәре коллективы быел гына 12 километрдан артык электр линиясен яңартты.
Узган сезонда мәдәни-сәнгати коллективларыбызның олы җиңүләр яулап респубика, илкүләм сәхнәләрдә лаеклы чыгыш ясаулары бу өлкәдә киләчәгебезнең өметле булуына ишарәли. Дәүләт Думасына узган соңгы сайлауларда үзебезнең сәяси аңлылыгыбызны раслап, зур активлык, бердәмлек күрсәтеп, тотрыклылык өчен тавыш бирүебез шулай ук районыбыздагы социаль-мораль атмосфераны уңай бәяләүче фактор, гамәл булып тора. Бу бит республика, район җитәкчелеге сәясәтен хуплау сүзе дә.
-Чыннан да, югарыда тасвирлаганнар узган елда эшләнгәннәрнең бер өлеше генә. Район җитәкчелеге, оешма, предприятиеләр, хуҗалыклар эшчәнлегенә кагылышлы тулырак мәгълүматны атналык газетабыз битләрендә чагылдырып барырга тырыштык. Шул сәбәпле, ирешелгәннәр хакында сөйләшүгә нокта куеп, киләсе елга бәйле уй-фикерләрегезне җиткерсәгез иде.
-Камиллеккә чикләр юк диләр. Ягъни, ирешелгәннәр белән чикләнеп калу-безнең максат түгел. Авыл хуҗалыгында яңа прогрессив күтәрелеш аласы иде. Малларның баш санын, җитештерүне арттырып, районны терлекчелектә дә рекордлы үрләргә күтәрү өчен шартлар бар дип уйлыйм. Күгәрчен төбәгендәге ит, балык заводлары шактый эш урыннары булдырып, үзләренең революцион производство үзгәрешләре белән яңа елда яңача куандырырлар дип ышанасы килә.
Татарстан Президенты Программалары кысаларында Солтан авылында спортзалы белән Мәдәният йорты салу, район үзәгендә, күп кенә авылларда су үткәрү челтәрләрен яңарту, яңа скважиналар казу, су җыю башнялары кую, яхшы сыйфатлы юллар төзү, мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү, ветераннарга йортлар төзүне дәвам итү-болар барысы киләсе ел планнарыбызга теркәлгәннәр.
Нәкъ үтеп баручы елдагыча, район үзәгендә күләмле эшләр башкарырга исәп итеп торабыз. Шул исәптән 2012 елда 18 һәм 12 квартиралы йортларны төзеп файдалануга тапшыру, үзәк урамнардагы 18 йортны, ягъни 411 квартираны ике контурлы котельлар белән индивидуаль җылытуга күчерүне, Кама буен ныгытуны төгәлләүне, 3 күпкатлы йортка капиталь ремонт үткәрүне бурычыбыз итеп куйдык. Яшь буын белән тәрбияви эш җәелдерү, аларның ялларын файдалы үткәрү, спортны массовый итү турында конкрет планнарыбыз бар. Балалар елы буларак бу ел аларга юнәлтелгән чараларга бай булыр.
Җирле Советларның позицияләрен ныгытырга, көчәйтергә кирәк дигән ныклы фикер туды. Эшсезлекнең тамырына да балтаны яхшылап чабасы иде. Кыскасы, алдагы елга проблемалар җитәрлек, планлаштырылган эшләр бихисап. Район халкының психологиясен уңай импульста тоту, районның социаль йөзен яхшыга үзгәртү, көндәлек ихтыяҗларны тулырак канәгатьләндерү-болар барысы, беренче чиратта минем һәм җитәкчеләребезнең игътибар үзәгендә булырга тиешләр дип саныйм. Шуны таләп итәчәкмен дә.
-Илһам Госманович, балыкбистәлеләргә Яңа ел котлавыгызны ирештерсәгез иде.
-Без туры һәм тугры юлда. Шул юлдан тайпылмасак иде. Һәрвакыт арада аңлашучанлык, теләктәшлек, бер-беребезгә хөрмәт, мәрхәмәтлелек яшәсә иде. Һәр гаиләгә иминлек, һәрбер җанга саулык, куанычлар, бәхет телим. Яңа ел мөбәрәк булсын, бәрәкәт-байлыклары, шатлыклары белән килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев