Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Икмәк кадерен беләләр

    Трой-Урай, Гремячка җирләрендә хуҗалык итүче "Мәннанов", "Ногманов" крестьян-фермер хуҗалыклары игенчеләре дә уракка оешкан төстә керешкәннәр. Баш агроном Гамбәрия Әмирова әйтүенчә, быел аларга 835 гектар мәйданда бөртекләрне урып җыясы бар икән. Уракка 14 июльдә үк төшкәннәр. Иң элек 20 гектар мәйданда игелгән "Козлятник"ны орлыкка суктырганнар. Барлыгы 5 тоннадан артык югары сыйфатлы...

    Трой-Урай, Гремячка җирләрендә хуҗалык итүче "Мәннанов", "Ногманов" крестьян-фермер хуҗалыклары игенчеләре дә уракка оешкан төстә керешкәннәр. Баш агроном Гамбәрия Әмирова әйтүенчә, быел аларга 835 гектар мәйданда бөртекләрне урып җыясы бар икән. Уракка 14 июльдә үк төшкәннәр. Иң элек 20 гектар мәйданда игелгән "Козлятник"ны орлыкка суктырганнар. Барлыгы 5 тоннадан артык югары сыйфатлы орлык салып куйганнар. 25 июльгә 40 гектар арыш, 16 гектар борчак, 110 гектар арпаны, 10 гектар солыны турыдан суктырып алганнар инде. 50 гектардан артыгын теземнәргә салганнар.
    Хуҗалык башлыгы Илгиз Мәннанов белән кырларны иңлибез, эш барышы белән танышабыз. "Безнең механизаторларга икмәк кадерен, аяз көннәрнең бәһасен аңлатып торасы юк инде. Бу төшенчәләр аларның канына сеңгән. Кайсын гына алсак та, бай тәҗрибәле игенчеләр,-ди ул. Әйе, уңганлыклары кырларыннан күренә шул. Без булган солы, арпа басуларында ник бер чүп әсәртәсе күренсен. Арпаның бер участогында гектардан 25 центнер уңыш җыеп алганнар.
    Элиталы "Рысак" сортлы солы да мул уңыш вәгъдә итә. Яңгырлар куандырмаса да, җирне тиешенчә эшкәртү, вакытында чәчү, технология кушканча тәрбияләү нәтиҗәсе инде бу. Әйтик, арпаны 26 апрельдә үк җир куенына иңдергәннәр.
    ...250 гектар мәйданда арпа басуын ике "Дон" комбайны иңли. Берсе елның-елында алдынгы урыннарда баручы Николай Маркелов белән Илсур Әмиров экипажы. Аталы-уллы Ибраһим һәм Риназ Гәрәевләр исә 8 ел инде Тегермәнлек авылыннан килеп эшлиләр икән. Ә СК-5 комбайны белән арпа суктыручы Хәмәтгариф Әхмәтвәлиев Ямаштан ук килгән. "Җитәкчебез сүзендә тора, хезмәтебезгә карап түләвен дә жәлләми, ашлыгын да бирә",-диләр комбайнчылар. Әйе, механизаторларны эшкә дәртләндерерлек кызыксындыру чараларын да гамәлгә керткәннәр хуҗалыкта. Кайнар аш белән тәэмин итүне дә оештырганнар.
    Барлык эш комплекслы алып барыла. Берсен дә чиратка куймыйлар. Игене суктырылган участокларга пресс-җыйгыч белән Александр Пономарев килеп керә. 35 еллык хезмәт стажы булган бу механизаторны аеруча мактап телгә алдылар җитәкчеләр. Иң җаваплы эшләрне аңа йөклиләр икән. МТЗ тракторы белән барысына да өлгерә. Чәчүен дә чәчә, печәнен дә чаптыра, пресс белән җыеп та куя. Бер сүз белән әйткәндә, хуҗалыкның төп таянычы инде. Саламы җыелган кырларны озын-озакка сузмыйча сукаларга да керешәләр. Николай Чукаев пар җирләрен дә кертеп 300 гектарга якын җир эшкәрткән инде. Рәкыйп Шәрәпов ДТ-75 тракторы белән 100 гектардан артык җир сукалаган.
    Комбайннардан ындыр табагына ашлык ташуда Александр һәм Юрий Абрамовлар, Виктор Бутин, Ринат Зарипов өлгерлек күрсәтәләр, тоткарлыкларга юл куймыйлар.
    "Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк", диләр бит. Ындырга күпме ашлык кайткан соң? "Бүгенге көнгә (25 июльгә) 250 тонна ашлык кайтты,-ди Гамбәрия ханым арпа көшелләренә ишарәләп. Ындырда да эш гөрләп бара. Любовь Фугина, Нурисә Вафина, Надежда Чукаева, Наталья Чукаева, Роза Гәрәева кайткан ашлыкны сортировкалыйлар. Кичке сменада аларга мәктәп, авыл җирлеге коллективлары да булышалар икән. Гремячка бригадасында Нурия Пономарева, Ирина Абрамова, Любовь Маркелова орлык калибрлау белән мәшгульләр.
    Хуҗалыкта эш барышы белән танышкач шуңа инандым, уракка яхшы әзерлек белән керешкәннәр, вак-төягенә кадәр көйләп оештырганнар. Иң мөһиме, игенчеләре рухи күтәренкелек, хезмәт дәрте белән эшлиләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: