Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ике тапкыр чемпионнар!

Казаныбыз Россиянең спорт башкаласы булган кебек Балык бистәсе дә республиканың спорт үзәгенә әверелеп бара инде. Соңгы елларда күп кенә республика күләмендәге ярыш, бәйгеләр безнең район җирлегендә уздырылалар. Менә дигән спорт комплексыбыз, футбол стадионыбыз, кунакчыл халкыбыз бар шул безнең. Футбол буенча икенче лига ярышларының финал этабы менә икенче ел инде Балык...

Казаныбыз Россиянең спорт башкаласы булган кебек Балык бистәсе дә республиканың спорт үзәгенә әверелеп бара инде. Соңгы елларда күп кенә республика күләмендәге ярыш, бәйгеләр безнең район җирлегендә уздырылалар. Менә дигән спорт комплексыбыз, футбол стадионыбыз, кунакчыл халкыбыз бар шул безнең. Футбол буенча икенче лига ярышларының финал этабы менә икенче ел инде Балык бистәсендә үткәрелә. Узган җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә "Яшьлек" стадионында үз зоналарында җиңеп чыккан 6 команда (Сарман, Чирмешән, Тәтеш, Лениногорск, Кама Тамагы, Балык бистәсе җыелмалары) үзара көч сынаштылар.
Беренче көнне безнең егетләр Кама Тамагы командасын 3:0 исәбе белән җиңделәр. Голларны команда капитаны, һөҗүмче Олег Мамаков (2 туп), һөҗүмче Рәзил Гадеев керттеләр.
Икенче көнне безнең команда Лениногорскийдан килгән көндәшләре белән очраштылар. Тагын да күбрәк голлар кертеп җанатарларын куандырдылар. Районның футбол "йолдызы" Олег 3 туп кертүгә иреште. Үзәк ярым сакчы Тимур Валеев-ике, һөҗүмче Роман Купцов тагын бер гол өстәделәр. Исәп 6:0. Олегның көндәшләренең ярты командасын диярлек узып керткән тубы аеруча истә калды.
Финалда Сарман районының Җәлил шәһәре командасы белән уйнадылар. Матч беренче минутлардан ук киеренке төс алды. Әле бер, әле икенче капка янында куркыныч мизгелләр туып кына торды. Шуларның берсендә безнең команданы бары тик штанга гына коткарып калды инде. Икенче таймда үзәк ярым сакчы Айнур Зыятдинов угловойдан типкәннән соң Тимур Вәлиев баш белән тупны көндәшләр капкасына юнәлтте. Тагын берникадәр вакыттан соң Олег Мамаков төгәл пас белән сул як ярым сакчы Артем Костаковны капкачы белән бергә-бер чыгарды. Артем исә мондый мөмкинлекне ычкындырмады инде. Шуннан соң ике як та берсеннән-берсе кискенрәк һөҗүмнәр оештырдылар. Әмма исәп финал сыбызгысына кадәр үзгәрмәде. 2:0. Шулай итеп, Балык бистәсе командасы икенче ел рәттән үз лигасында чемпион исемен яулады. Шунысы куанычлы, безнең егетләр көндәшләре капкасына барлыгы 11 туп керттеләр. Ә үз капкаларына бер генә туп та керттермәделәр. Бу команданың оешкан һәм югары класслы булуы турында сөйли инде.
Финал бәйгесен район башлыгы Илһам Валеев та башыннан ахырына кадәр карап утырды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ул яхшы, гадел уен күрсәткәннәре өчен Җәлил командасына ихтирамын белдерде. Безнекеләрне исә лаеклы рәвештә яулаган җиңүләре белән кайнар котлады. Ярышларның баш судьясы Андрей Сергеев район башлыгына спортны, аерым алганда футболны үстергә керткән өлеше өчен ТР футбол федерациясе рәисе Александр Гусевның Рәхмәт хатын тапшырды. Командабызның уңышларында район футбол федерациясе рәисе Ринат Гадеев һәм тренер Радик Гадеевның да өлешләре күләмле, әлбәттә.
Без исә барлык җанатарлар исеменнән футболчыларыбызга яңа җиңүләр телибез.
Менә алар безнең чемпионнар:
Капкачылар: Максим Бегунов, Ранис Миннегалиев, Адел Ишмөхәммәтов; һөҗүмчеләр: Олег Мамаков, Рәзил Гадеев, Роман Купцов; үзәк сакчылар: Айнур Зыятдинов, Артур Вәлиев; сакчылар: Динар Мөхәммәтвәлиев, Фәрит Вафин, Раил Сафин, Тимур Вәлиев, Артем Костаков, Айдар Галиев, Антон Столяров, Алмаз Дияров, Азат Хәбибуллин, Александр Клементьев, Динар Закиров, Тимур Нәгыймов.
Безнең чемпионнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев