Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Иҗади күргәзмә

    Район балалар иҗат үзәгендә "Алтын балык" республикакүләм күргәзмә-конкурсы оештырылуын газета укучыларыбызга җиткергән идек инде. Бу көннәрдә аңа нәтиҗәләр дә ясалды.

    Иҗат үзәгенең берничә бүлмәсе үзе үк күргәзмә залларын хәтерләтә. Биредә республикабызның 192 мәгариф учреждениесеннән 1205 укучы үзенең иҗат эшен тәкъдим иткән. Араларында нинди генә төрдә ясалган кул эшләре юк?! Әлеге конкурсның максаты да рәсем сәнгате традицияләрен үстерү, үсеп килүче яшь буынга декоратив-кулланма сәнгать чаралары аша әхлакый-эстетик тәрбия бирү иде. Балаларны кечкенәдән үк табигый байлыкларны саклауга тарту, балык үрчетү шөгылен тагын да популярлаштыру күз уңына куелган. Шуңа күрә "Алтын балык" конкурсының нәкъ менә элек-электән балыкчылык белән шөгыльләнгән Балык бистәсендә уздырылуы гаҗәп тә түгел.
    ...Алдымда гаҗәеп матурлык, су асты дөньясы ачылды. Балыклар агачтан һәм күннән кисеп тә ясалган, сәйләннәрдән дә чигелгән. Төрле төстәге җепләрдән, тал чыбыгыннан үрелгәннәре, балчыктан һәм тозлы камырдан әвәләнгәннәре дә байтак. Төрле бәрхет кәгазьдән аппликация итеп ясалганнары, майлы буяу белән төрле балыкларны һәм су асты дөньясы күренешләрен искиткеч осталыкта тасвирлый алганнары да бик күп. Әйе, осталарның кулында бар нәрсә дә җанланган. Зәңгәрсу-көмеш дәрьяларда йөзгән алтын балыклар әкияти дөньяны хәтерләтә. Күңел күзе күрә алмаган, хыялын уйнатмаган иҗат-чын иҗат буламени ул?! Ә монда барысы да ярылып ята: хыяллар, күзаллаулар...
    Әлбәттә, меңләгән рәсем арасыннан иң-иңнәрен табу авыр. Казан дәүләт мәдәният-сәнгать университетыннан килгән Рәмзия Фаттахова, Флора Кустовская, Дания Сафина кебек мәртәбәле жюри һәрбер эшне җентекләп караганнан соң, аерым номинацияләр буенча урыннар билгеләнгән. Яшь аерымлыклары, коллектив эшләр дә игътибарга алынган. Җөмһүриятебезнең шәһәр, районнары яшь иҗатчылары янәшәсендә безнекеләр дә сынатмаганнар: төрле номинацияләрдә призлы урынга чыгып Дипломнар белән бүләкләнгәннәр. "Сувенир" номинациясендә Искәндәр Галиуллин, Ландыш Һашимова, агачка уеп язу буенча Ксения Пузырькова, Гүзәл Кәбирова, Рүзәл Сәмиев (Балык бистәсе), Алинә Нәбиуллина, Гөлия Галәмова, Гүзәл Нуриева (Бәтке мәктәбе), Алмаз Имамов (Балык бистәсе) эшләре югары бәяләнгән. Ә гран-прига Зәй шәһәреннән Анастасия Двоеглазова, Алия Габидуллина эше лаек булган.
    Уңышларның барысын да бер язмага гына сыйдырып бетерү мөмкин түгел, әлбәттә. Укучыларның иҗади эзләнүләре әлеге күргәзмәдә киң чагылыш тапкан. Республикакүләм конкурста катнашу исә аларга матурлыкны тоярга, сәнгать өлкәсендә тагын да камиллеккә ирешергә этәргеч бирер, дип ышанасы килә.
    Рәсемдә: Олы Елга мәктәбе укучылары күргәзмә белән танышалар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: