Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Җиңү язының хәтерләрдә кайтуы...

    Бу көн бәйрәм нурларында, юмарт җылылыгы белән җиһанны илаһи матурлыкка күмеп туды. Гүя, кояш туа-туышка һәрбер йортка үтеп, җиңү язын искәртеп, бәйрәм кәефе өләшә. Туган ил, туган җир өчен Бөек Җиңү бүләк иткән ул-кызларыбызны искә алу, хөрмәтләү көненә табигать тә үзенчә олуг бүләк әзерләгән сыман тоелды әлеге көнгә.

    Соңгы елларда бу бәйрәмгә районыбызда аеруча җаваплы караш, җитди әзерлек булуын искәртеп үтик. Ветераннарыбызга кадер-хөрмәтнең зур булуы, алар өчен төзелгән йортлар, бирелгән фатирлар, җирлекләрдә күрелгән чаралардан да анык күренә. Кызганыч, сафлары гына елдан-ел кими бара аларның, исәннәрнең дә шактые кыенлык белән генә йөри. Әнә, быел район үзәгендә оештырылган Җиңү бәйрәменә дә бармак белән генә санарлык сугыш ветераны килә алган. Монысы вакыт галиҗәнабләре.
    Ә район Мәдәният йорты каршындагы тантаналы чараны тамаша кылырга халык күп җыелган иде. Җиңү язын китерүчеләргә зур хөрмәт, игътибар, ихтирам дип кабул итик. Тантананы муниципаль район башлыгы Илһам Валеев ачып җибәрде һәм ветераннарга тәбрикләү сүзе белән чыкты. Республикабыз җитәкчелеге исеменнән ТР Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Минсәгыйть Нуретдинов чыгыш ясады. Район хәрби комиссары Ф.Ваһапов, тыл ветераны Ф.Сафина һәм яшь буын исеменнән Р.Камаловның котлау сүзләре дә ветераннарыбыз адресына яңгырады. Аннан районыбыз оешма, предприятиеләре район үзәгендәге Геройлар аллеясы һәм батырлык һәйкәлләренә веноклар салдылар. Район Мәдәният йорты каршындагы тантана парад белән төгәлләнде. Соңрак бәйрәм футбол стадионында республика һәм район сәнгать коллективларының чыгышлары белән дәвам итте. Әлеге бәйрәм чараларыннан тулырак фоторепортажыбыз белән газетабызның киләсе санында таныша алырсыз. Ә тантанадан фотоларны газетаның сайтыннан карый аласыз.
    Рәсемнәрдә: тантанадан күренешләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: