Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Хәтерлибез һәм горурланабыз

    Узган җомга көнне район Мәдәният йорты янәшәсендә Ватан Геройлары көненә багышланган тантана булды.

    Бәйрәм митингына поселогыбыз ветераннары һәм район үзәге мәктәпләре укучылары килгәннәр иде. Бу чагыштырмача яшь бәйрәм әле. Әмма дәүләткүләм даталар һәм бәйрәмнәр арасында үз урынын алды инде. Ватандашлар үзләренең геройларын белергә һәм хәтерләргә тиешләр. Ватаныбыз хакына күрсәткән батырлыклары буыннардан-буыннарга күчеп мәңге онытылмас. Мондый бәйрәмнәр беренче чиратта яшьләр өчен мөһим.
    -Үзенең героик үткәнен хәтерләмәгән буынның лаеклы киләчәге дә юк,-диде митингны ачып район башкарма комитетының яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе А.Пулатов. -Безнең бурыч Ватаныбызны яклауда тиңдәшсез батырлык күрсәткән якташларның данын саклау һәм арттыру. Аларның батырлыгы һәр буынның хәтерендә сакланырга тиеш.
    Ә безнең чыннан да горурланырлыгыбыз бар. Балык бистәсе җирендә 9 Советлар Союзы Герое туган, йөзләрчә якташыбыз орден һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр. Район туган якны өйрәнү музее хезмәткәре В.Ахунова тагын бер тапкыр аларның исемнәрен атады. Кыскача һәр герой күрсәткән батырлыклар турында сөйләде.
    Традиция буенча митингтан соң Геройлар аллеясына гирляндалар салу тантанасы булды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: