Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Хезмәткә әзерләнәбез

    Бу атнада Балык бистәсе 2 нче мәктәп базасында 10 сыйныф укучыларының хәрби-кыр сборлары үткәрелә. Ул 5 көн дәвам итәчәк.

    Район мәгариф бүлеге һәм хәрби комиссариат оештыра торган бу чара һәр елны уку елы ахырында уздырыла. Анда укучылар тормыш куркынычсызлыгы нигезләре (ОБЖ), башлангыч хәрби хәзерлек (НВП) дәресләрендә алынган белемнәрен практикада ныгыталар. Бу, нигездә, егетләрне булачак армия хезмәтенә әзерләү дә инде. Чөнки берничә елдан аларга хәрби форма кияргә, кулларына корал алырга туры киләчәк. Сборларның программасына хәрби хезмәткә әзерлек нигезләре, хәрби устав өйрәнү, шулай ук тактик, химик, стройда йөрү һәм башкалар кертелгән. Көн тәртибе дә армиядәгегә якынлаштырылган.
    Хәрби сборларны ачуда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Хәбибуллин катнашты.
    -Сезнең арада төрле ярышларда район данын яклаган спортчыларны, нык егетләрне күрүгә шатбыз,-диде ул укучыларга мөрәҗәгать итеп. -Армиягә сәламәт, ышанычлы егетләр кирәк. Яшь балыкбистәлеләр үзләренең конституцион бурычларын лаеклы үтиләр, җиңел булмаган армия хезмәтендә сынатмыйлар. Ә моның өчен аңа әзерлекле булырга, хәрби фән нигезләрен өйрәнергә кирәк. Сборларның уңышлы үтүен телим.
    Аннары взводлар ОБЖ һәм физкультура укытучылары җитәкчелегендә стройда уздылар. Сборларда барлыгы 169 укучы катнаша. Хәрби-практик күнегүләрдән тыш мәдәни спорт чаралары да үткәреләчәк. Ә хәрби уеннарның соңгы көнендә "Аҗаган" хәрби-спорт уены уздырылачак.
    Рәсемдә: хәрби-кыр сборларында.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: