Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хезмәт дәрте югары

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш белгечләре Хәлил Әшрәпов һәм Зөфәр Әхтәмов белән без хуҗалыкларның көндәлек эшләрен карап, танышып кайту нияте белән юлга чыктык.

Элек-электән бар яктан да мактаулы булган "Әшнәк" хуҗалыгында иртәдән зур җанлылык. Берәүләр техникаларын карап кырга ашыга. Икенчеләр комбайнны кышкы саклауга куярга әзерләнә.
Узган ел икмәк запасы күп булганга быел әшнәклеләр машина-трактор паркы янәшәсендәге күп еллар дәвамында авыл хуҗалыгы машиналары склады ролен үтәгән бинага капиталь ремонт ясаганнар. Түбәләрен алыштырып ак калай белән япканнар. Нәтиҗәдә менә дигән яхшы, коры ашлык склады барлыкка килгән. Күп күләмдә инде фуражлык ашлык та кайтарып тутырганнар.
"Агрохимсервис"ның Зюзино ярдәмче хуҗалыгында да кыр эшләре уңышлы, көйле бара. Җитәкчеләре Мидхәт Хуҗаҗановның әйтүенә караганда көзге чәчүне тәмамлап бүген бөтен көчне көзге чәчүгә туплаганнар. Шулай ук урып-җыюда катнашкан комбайннарны да саклауга куясы бар. Бу эшне инде алар күптән төгәлли алырлар иде дә, тик әле шушы көннәрдә генә комбайннарның берничәсе артта сөйрәлгән хуҗалык, фермерларга булышып кайтканнар. Анысы да кирәкле, мактаулы хезмәт. Зюзино кырларында бүген туңга сөрүдә 3 трактор эшли. Көзге чәчүне тулысынча башкарып чыккан Камил Мөхәммәтҗанов та туңга сөрүдә эшләүче Рифкать Гарипов белән Сәльман Шакировка кушылган.
-Егетләр эшенә тел-теш тидерерлек түгел. Эшләре шундый темп белән барса, берничә көннән туңга сөрүне тәмамлаячаклар,-ди җитәкчеләре.
"Солтан" агрофирмасында бәрәңге алу нәтиҗәле бара. Инде игелгән мәйданның яртысында эш тәмамланган. Быел солтанлылар 50 гектарда тәүлек буена сугару эшен башкарганнар. Шуңа бу участокларда бәрәңге нык уңган. Инде әнә Ростов, Краснодар, Астрахань өлкәләреннән заявкалар килә башлаган. Әлегә "икенче икмәк"не контейнерларга тутыру эше бара. Киләчәктә алар аны евростандарт нигезендә 10-20 килограммлы челтәр капчыкларга тутырып чыгарырга исәп итәләр. Бу максаттан яңа бина торгызылган. Тик эчке эшләрен башларга акча средстволары җитеп бетми. Чөнки бөтен көчне ашлык склады төзүгә куйганнар. Кырда "икенче икмәк"не алуда комбайнчылар Әдһәм Сибгатов, Илнур Хәсәнов, Илфрүз Мөхәммәтҗанов зур өлгерлек күрсәтәләр. Аны кырдан ташуда КамАЗчылар Миннур Сибгатуллин белән Айдар Ганиев һәм тракторчы Айнур Хәсәнов мактала. Бер үк вакытта солтанлылар туңга сөрүне дә югары темп белән алып баралар. К-701 һәм ДжонДир тракторларында Җәвад Гайнетдинов һәм Фердинанд Зәйнуллин инде 1000 гектар мәйданда эш башкарганнар. Әнә шундый булдыклы хуҗалык җитәкчеләренең эшләрен сокланырлык оештыруларына сөенеп без юлыбызны "КамАЗ" трассасыннан дәвам иттердек. "Фаворит" җәмгыяте кырларында да көзге кыр эшләре уңышлы тәмамланып килә. Хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләрнең әйтүләренә караганда, Илфат Курманов, Равил Галиев, Рифат Муллин, Михаил Касимов көндәлек нормаларын һәрвакыт арттырып үтиләр икән. Эшләренең сыйфаты да югары бәяләнә.Әнә шулай хуҗалыкларда кыр эшләренең барышы белән танышып, куанып йөргәндә "КамАЗ" юлы буендагы "Котлы Бөкәш" җәмгыятенең 33 гектарлы басуында җыелмый калган солы саламын күреп кенә кәеф кырылып куйды. Биредә көзге чәчүне дә пландагы 350 урынына нибары 70 гектарда гына башкарганнар. Ә туңга сөрүгә исә әле керешеп кенә киләләр. Күрше-тирә хуҗалыкларда барлык кыр эшләре гөрләп, югары темп белән барганда биредәге сүлпәнлек һич кенә дә аңлашылмый. Котлыбөкәшлеләргә генә түгел, "Аяз-Ойл" игенчеләренең эше бөтен район хуҗалыкларына өлге булырлык. Биредә һәркөнне трактор, машиналардан тулы куәтенә файдалану өчен генә дә бер тонна ягулык-майлау материаллары тотыла. Шуңа карамастан, эшләре көйле бара аларның. Көзге чәчү инде күптән тәмамланган. Туңга сөрү, кукуруздан силос салу да уңышлы дәвам итә. Эштә бердәмлек, оешканлык булган хуҗалыкларда әнә шулай хезмәт темпы да югары.
Рәсемдә: "Аяз-Ойл" хуҗалыгының алдынгы тракторчысы Дамир Хәйбуллины күрәсез. Ул күрше Мамадыш районыннан килеп биредә эшли. Туңга сөрүдә аңа тиңнәр булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев