Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Хатирәләр белән гомер арасы, сыкрап – сыкрап ала ярасы

    Бу егетләр турында дистәләгән фильмнар төшерелде, китаплар язылды. Аларны караган, укыган саен, мең кабат уйларга чумасың, мең кат үлеп, мең кат тереләсең. Язмам шундыйларның берсе, ел ярым гомерен ачы әфган сугышына биргән, Түбән Тегермәнлек авылы егете Раил Мөхәммәтшин турында. Берничә дистә еллар үтүгә карамастан, ул еллар хакында сүз кузгалуга, Раил...

    Бу егетләр турында дистәләгән фильмнар төшерелде, китаплар язылды. Аларны караган, укыган саен, мең кабат уйларга чумасың, мең кат үлеп, мең кат тереләсең. Язмам шундыйларның берсе, ел ярым гомерен ачы әфган сугышына биргән, Түбән Тегермәнлек авылы егете Раил Мөхәммәтшин турында.
    Берничә дистә еллар үтүгә карамастан, ул еллар хакында сүз кузгалуга, Раил әңгәмәдән читләшүне кулаерак күрә кебек тоела килде миңа. Яшүсмерлек чатыннан аз гына каерылып китәргә өлгергән егетнең кайнар сугыш ноктасына эләгүе, беренче көннәрдән үк якын дусларын югалтуы кебек яралы мизгелләрен кабат исенә төшерәсе килмәүдән булган икән барысы. Тәүге тапкыр дошман диеп кешегә төбәлгән көпшә, шул минутта гөрселдәп җиргә авып төшеп, соңгы сулышын биргән хезмәттәшең, минага эләгеп шартлаган танк, сугышчан машиналар, солдатларның сөйгәннәренә язган соңгы хатларын туган туфрагына юллау-барысы, барысы башыннан үтелгән Раилнең.
    -Иш янына куш, дигәндәй, тиф, малярия кебек зәхмәтле авырулар да яшь гомерләрне шактый кисте. Иң якын үзбәк дустым Фазылны нәкъ менә маляриядан йолып кала алмадылар,-ди ул.
    Дуслар дигәннән, Төркмәнстанда яртыеллык өйрәнүләр вакытында ул авылдашы Рафаэль Гыймадиев белән очраша. Тик Әфган җиренә аяк басканда инде алар төрле командаларда булалар.
    -Менә мондагы якташлыкны, аралашуны берни белән дә тиңләп булмый инде,-дип искә ала Раил аның белән бергә булган сәгатьләрне.
    Раил танк ротасына эләгә һәм төзәүче булып хезмәт итә. Бу очракта "хезмәт итә" сүзе йомшак яңгырый билгеле. Хәлиткеч бәрелешләр вакытындагы аның гамәлләренә, осталыгына, үткен күзенә аз язмышлар рәхмәтле калмагандыр. Раилнең күкрәгендә балкыган "За отвагу" медале дә ул еллардагы батырлыгының бер олы үрнәге булып тора. Ни әйтсәң дә, әлеге бүләк шәхси батырлык өчен бирелә торганнардан...
    -Рядовой Мухаметшин! Танкның чылбырын урында ялгарга кирәк, башка чара юк!
    Хәрби җавап бер генә кайтавазда яңгырый:
    -Есть командир!
    Үлем белән хисаплашырга минутлар да, урын да, сәбәп тә калмаган мәлдә ул минага эләккән танкка атыла. Танк эчендә яралы экипаж. Әгәр танкны кыска минутларда тау юлыннан азат итеп булмый икән, югалтулар зур булачагын анык аңлый ул.
    Танкның өзелгән чылбырын ялгар өчен аңа 40 минут вакыт җитә. Раил Мөхәммәтшинның кыюлыгы ротага сугышчан заданиене уңышлы үтәргә мөмкинлек бирә. Командирның рәхмәте җиткерелә үзенә һәм соңрак медаль да хуҗасын таба.
    Бәйрәмнәргә әзерләнеп, сугышчан билгеләрен кителеннән төзәткәндә ул бу медальнең бәһасен хәтер-хатирә үлчәвенә аз салмыйдыр. Үлем белән яшәү арасын якынайткан, әҗәл белән күзгә-күз очраштырган минутлар ядкаре бит ул.
    -Безне мәгънәсез сугышта катнашучылар буларак бәһаләүчеләр дә табыла, күзгә бәреп әйтүчеләр дә бар. Әмма һәр солдат алдында ватанпәрвәрлек, ил бурычы тора. Приказ кире кагылмый ул. Без шушы хәрби боерык нигезендә "кайнар нокта"га эләккән сугышчылар һәм бурычыбызны чын хәрбиләрчә үтәдек дип саныйбыз. Кайберәүләрнең бу елларның сәяси кыйммәтенә әле дә төшенеп җитә алмавы кызганыч, билгеле. Аннан килә, чечен сугышында катнашучыларның ни гаебе бар? Инде яшь буыннарга мондый аяныч мәхшәрләрне күрергә язмасын иде,-ди Раил.
    Бүгенге көндә аның үз сервизы бар. Ике улы-Айнур белән Илнур янәшәсендә иң ышанычлы ярдәмчеләре. Төп эш- гамәлләренең асылы-кешеләргә сырхаулап киткән "тимер ат"ларын дәвалау, ватылганын төзәтү, өзелгәнне ялгау. Шуның белән клиентлары күңеленә җылылык өсти, аларның канәгатьләнү хисләреннән үзенә бер рәхәтлек татып, намуслы хезмәт куя ул. Көненә генә дә күпме рәхмәт сүзләре яңгырыйдыр алар адресына. Ә алгы флангта, һәрвакыттагыча, әфган сугышы ветераны, Раил үзе!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: