Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Халык аларны хәтердә яңарта

    Районыбыздан чыккан 9 Советлар Союзы Героен халкыбыз онытмый. Шушы көннәрдә алар укыган мәктәпләргә мемориаль такталар куелды. Масловка авылы мәктәбендә шушы төбәктә туып үскән Советлар Союзы Герое Игнатий Петухов истәлегенә мемориаль тактаны ачу тантанасына мәктәп укучылары, авылдашлары һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рашат Хәбибуллин белән хәрби комиссар Фәрит Ваһапов...

    Районыбыздан чыккан 9 Советлар Союзы Героен халкыбыз онытмый. Шушы көннәрдә алар укыган мәктәпләргә мемориаль такталар куелды.
    Масловка авылы мәктәбендә шушы төбәктә туып үскән Советлар Союзы Герое Игнатий Петухов истәлегенә мемориаль тактаны ачу тантанасына мәктәп укучылары, авылдашлары һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рашат Хәбибуллин белән хәрби комиссар Фәрит Ваһапов килгән иделәр. Иң элек мәктәп укучылары, якташлары геройның тормыш юлы белән таныштырдылар.
    Игнатий Петуховка бу елның 27 декабрендә 100 яшь тулган булыр иде. Тик Бөек Ватан сугышы ветераны, подполковник Петухов сугыш яраларыннан 1950 елның 7 маенда Украинаның Житомир шәһәрендә вафат булган. Герой исемен аңа Днепр кичүен оста оештыруы, елганың уң як ярын яулауны һәм плацдармны киңәйтүне тәэмин иткән өчен 1943 елның 23 ноябрь Указы белән биргәннәр. Мемориаль тактаны шушы авылда яшәүче сугыш ветераны Николай Чечкин белән район вәкиле Рашат Хәбибуллин ачты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: