Гөрләтеп кайттык, ошаттылар...
Узган шимбәдә Казан шәһәренең Мирный бистәсе каенлыгында узган Сабан туенда безнең район да үзебезгә бүлеп бирелгән мәйданда татар, рус, керәшен халыкларының көнкүрешен, йолаларын, гореф-гадәтләрен чагылдырган өйләр җиһазлаган иде. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов һәм башка рәсми вәкилләр булдылар.
Кунаклар балыкбистәлеләр оештырган һөнәри эшләнмәләрне, остаханәләрне күреп бик канәгать булуларын белдерделәр. Юрий Караганов җитәкчелегендәге балыкчылар "балык шулпасы" әзерләгән иделәр. Президентыбыз балыкбистәлеләрнең ясалма күленнән балык та тотып карады һәм эләктерде дә. Бәйрәм кунакларын безнең мәйданда район башлыгы Илһам Валеев озатып йөрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев