Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гөрләп үтте сабантуйлары...

Район үзәгендәге Сабантуй балыкбистәлеләр һәм кунаклар күңелендә озак сакланыр әле. Мәйданга сабан бәйрәмен билгеләп үтәргә меңәрләгән кеше җыелган иде.

Киң мәйданга төрле төстәге шатерлар, палаткалар куелган. Кешеләр түземсезлек белән тантана башланганны көтәләр. Әлегә алар сәүдә рәтләре буйлап йөриләр, күңелле аттракционнар карыйлар. Күрнекле якташларыбыз, РФ һәм ТР халык артисты Р.Шәрәфиев, Н.Нәҗмиев, язучылар А.Сафиуллин, Г.Гомәр һәм башкалар зур мәйдан каршында төзелгән этнографик авылны зур кызыксыну белән карадылар. Биредә безнең якларда яшәүче халыкларның-татарларның, русларның, керәшен, чуашларның тормыш-көнкүреш шартлары күрсәтелгән. Ерак түгел район Мәдәният йорты каршындагы "Яңарыш" түгәрәгенә йөрүче челтәр бәйләүчеләр бу борынгы һөнәр серләрен ачалар.
Халык әкренләп мәйдан тирәсенә җыела. Менә, ниһаять, тантаналы марш астында районның иң яхшы җитәкчеләреннән, производство алдынгылары, мәдәният, спорт, мәгариф вәкилләреннән һәм башка тармак уңганнары хөрмәтләнделәр. Тамашачылар аларны зур алкышларга күмделәр.
Мәйданда районның иң яхшы бию коллективлары "Рапсодия" һәм "Кама йолдызчыклары" чыгыш ясый. Бию шоуы безнең үткәнебезне сурәтләүче театраль күренешләр белән үрелеп бара. Артистлардан соң мәйданга рус һәм татар милли киемнәреннән кызлар чыктылар. Алар традицион күмәч һәм чәк-чәк белән Сабантуйның олы кунакларын сыйлыйлар. Кунаклар арасында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары М.Нуртдинов, РФ авыл хуҗалыгы министрлыгының бюдҗет сәясәте бунча департамент начальнигы Ә. Хөсәенова, ЗАО "Кулон" директоры А.Фәхретдинов, ТР мәдәниятны яклау фондының башкарма директоры Н.Һашимова, Дәүләт Советы депутаты, А.Нигъмәтҗанов һәм туган ягыбызның үсешенә зур өлеш керткән башка хөрмәтле кешеләр бар иде.
Микрофон янына район башлыгы И.Валеев килә.
-Бүген без Татарстан республикасының күп милләтле халкының яраткан бәйрәмен билгеләп үтәбез,-диде ул. -Борынгы заманнардан аны язгы кыр эшләре төгәлләнгәч билгеләп үтәләр. Шуңа да игенчеләр бәйрәмебез түрендә. Елдан-ел безнең районыбыз ныгый, матурая. Районыбызның социаль-икътисадый үсешенә күп өлеш керткән "Красный Восток", "Кулон", "Вамин", "Азык-төлек корпорациясе", "Алтын Саба", "Рацин" кебек инвесторларыбызга рәхмәт белдерәбез. Районның тышкы кыяфәте уңай якка үзгәрә. Яңа торак йортлар, спорт, социаль-мәдәни һәм производство объектлары барлыкка килә. Бүген без гомуми эшкә лаеклы өлеш керткән алдынгыларыбызны хөрмәтлибез. Барлык балыкбистәлеләргә сәламәтлек, иминлек һәм күңелле ял телим.
ТР Президенты Р.Миннехановның котлау телеграммасын ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары М.Нуртдинов укыды. Анда "...Күп гасырлар дәвамында Сабантуй татар халкының иң яраткан бәйрәме булып тора. Сабантуй хәзер республикада яшәүче күп милләтле халыкның уртак бәйрәменә әверелде. Тарихи-мәдәни мирас елында ул халыклар дуслыгын тагын да ныгытырдай этәргеч булсын. Якташларга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телим", дигән сүзләр бар.
Сабантуй флагы ООО "Логос" механизаторы Ә.Хисмәтов, ОАО "Масловский" сыер савучысы М.Аксакова һәм узган елгы Сабантуй батыры Д.Галиуллин хөрмәтенә күтәрелде.
Татарстан республикасы гимны яңгырый. Аннары мәйданга иманга чакырып азан тавышы таралды.
Трибуна каршында районның иң яхшы җитәкчеләренә, авыл хуҗалыгы алдынгыларына, мәдәният, медицина, мәгариф вәкилләренә район башлыгы И.Валеев, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары М.Нуртдинов Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар.
Иң яхшы спортчыларны район башлыгы урынбасары Р.Гыйльманов бүләкләде.
Батырлар мәйдан иңли
Кемнән генә сорашсаң да, мөгаен, күпләр Сабантуй бәйрәменең үзәге татарча көрәш дияр. Чөнки аны карар өчен халкыбызның күбесе ерак араларны якын итеп туган якларына кайталар, мәйданга ашыгалар. Районыбызда соңгы елларда спортның бу төренә зур игътибар бирелсә дә, Сабантуй көнне бил алышу мәртәбәлерәк шул. Аларны халык та хөрмәтли, исемнәре дә ел әйләнәсе телдән төшми.
Күркәм гадәт буенча быел да келәмгә беренче булып малайлар, яшүсмерләр чыктылар. Араларында бүгенге данлыклы көрәшчеләргә алмаш булырлык шактый өметле күренгәннәре дә күп. Әнә, Күгәрченнән Илзир Закиров, Фаил Гарифуллин, Юлсубинодан Алмаз Хәмәтханов, Яңа Арыштан Фәндүс Зарипов, Фирдүс Гыйльмеханов, Балык бистәсеннән Рәнис Зәйнуллин барлык көндәшләрен җиңеп үз үлчәү авырлыкларында батыр калдылар.
Ә инде ел әйләнәсе диярлек хуҗалыкта кыр эшләрендә катнашып, бер үк вакытта ныклы әзерлек күргән көрәшчеләр дә быел мәйданга күп җыелды. 60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Балык бистәсеннән Илназ Мингариповка тиңнәр табылмады. Калган көрәшчеләр дә: Күгәрченнән Илдар Мәсгутов, Ринат Хәсәнов, Яңа Арыштан Ильмир Төхвәтуллин, Балык бистәсеннән Рәниф Мөхәммәтшин да бу юлы үзләрен көчле пәһлевандай егетләр итеп таныттылар. Аларның барысы үз үлчәү авырлыкларында батыр калдылар. Шулай итеп барча халыкның, зур игътибар белән күзәтүләрен тойган бәйрәм хөкемдарлары дөрес, гадел карар гына кабул иттеләр. Бәлки шуңададыр бу бәйгедә элеккеге еллардагы кебек артык шаулашып, тәртипсез кычкырулар булмады. Бары тик үзенчәлекле, матур көрәш үрнәкләре күрсәтүчеләрне генә бар халык аягүрә басып алкышлап хөрмәтләделәр. Быелгы Сабантуйның баш батыры булып Биектау авылы егете Дамир Хәйриев танылды.
Җыр бизәде бәйрәмне
Районыбыз төбәге талантларга гаять бай. Кайда гына, нинди генә сәхнәләрдән чыгыш ясасалар да, Балык бистәсеннән чыккан сәнгаткәрләр белән горурланырлык. Ә талантларга юл, иҗат чишмәсенең башы нәкъ менә Сабантуй аланнарыннан башлана торгандыр.
Җыр-моң, биюләр белән генә бәйрәм үз төсен ала. Көрәшчеләргә, мәйданнан читтә барган башка уен-бәйгеләрдә катнашучыларга көч-куәт, дәрт-дәрман өстәгән җырлар Сабантуй сәхнәсеннән бер минутка да өзелмәде. Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы авыллардан килгән үзешчәннәр, кайткан кунаклар чыгышы белән аралаштырып барылды. Җырлар көчле алкышланды, яратып кабул ителде. Районыбызда гына түгел, җөмһүриятебез күләмендә дә яхшы танылган "Камские звездочки", сәнгать мәктәбе балалар бию коллективлары, "Өмет" татар фольклоры һәм Каз.Чаллыдан "Нур" керәшен халык фольклор ансамбльләре репертуарының яңадан-яңа җыр-биюләр белән баетылуы куанычлы.
"Татар моңы", "Йолдызлык-2012" республика җыр конкурсларында катнашып лауреат, дипломант булган, районыбыз сәнгатен яктыртуга үзләреннән зур өлеш керткән яшьләребез дә күп безнең. Алинә Җәләлова, Зөһрә Насыйпова, Алмаз Сафин, Гөлүсә Садриева, Айгөл Кәримуллина кебек талантларны күреп күңел сөенә. Аларга алмашка тагын да яшь буын үсеп килә. Балык бистәсеннән Адилә Миннекаева, "Мини-мисс-2012" республика конкурсының "Дуслык" номинациясендә җиңү яулаган Котлы Бөкәш мәктәбе укучысы Ләйсән Вафина исә әнә шундыйлардан.
...Гармун. Татар халкының нинди генә бәйрәме аннан башка уза икән?! Читтән туган ягын сагынып кайткан авылдашларның халәтен чагылдырган моң гармун күрегеннән сабантуй аланнарына сибелде. Котлы Бөкәш авылыннан көмеш телле гармун телләрен сайраткан Илдус ага Сәлахиев, Вакыйф Мингалиев, районыбызның "Чулман моңнары" гармунчылар ансамбле егетләре кулында биегән гармун телләре күңел төпкелендә яшеренеп яткан сагыну-сагышларны үрләтте, яшьлек хатирәләрен янә бер кат барлады. Милли бәйрәмебез йөзен билгеләүче татар моңы табигать иркененә таралды. Кайткан кунакларыбыз да тамашачы хозурына үзәренең матур җырларын бүләк иттелә., Искәндәр Вәлиев, Миләүшә Минһаҗева, Фәрит Харисовның җырларын халык яратып кабул итте.
Җырлы районыбыз сабантуе әнә шундый матурлыкта барды, моң дәрьясында йөзде. Күңел хатирәбезгә дә онытылмаслык булып кереп калыр ул. Җаннарыбыз сау, күңелләребез гел дә шулай бай булсын! Татар илендәге җыр-биюле сабантуйлар янәдән гөрләр әле.
Рәсемнәрдә: кунакларга чәк-чәк тәкъдим итәләр; «2012-Сабантуй» батыры Дамир Хәйриев (беренче битләрдә);
быелгы чәчү батыры Әгъзәм Хисмәтов район башлыгы янәшәсендә (икенче биттә, өстәге рәсемдә); бәйрәмнән күренешләр.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев