Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Ә гомумән алганда, без ышанабыз”

Узган атна ахырында районыбызда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров һәм күп кенә министрлыклар вәкилләре булды. Кунакларны муниципаль район башлыгы Илһам Валеев каршы алды һәм озатып йөрде. Алар Рәсәй күләмендә тиңе булмаган Түбән Тегермәнлек авыл җирлегендә сафка баскан мөгезле эре терлек чалып эшкәртү...

Узган атна ахырында районыбызда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров һәм күп кенә министрлыклар вәкилләре булды. Кунакларны муниципаль район башлыгы Илһам Валеев каршы алды һәм озатып йөрде. Алар Рәсәй күләмендә тиңе булмаган Түбән Тегермәнлек авыл җирлегендә сафка баскан мөгезле эре терлек чалып эшкәртү цехы эшчәнлеге белән таныштылар. Урындагы җитәкчеләрнең әйтүләренә караганда, барлык технологик таләпләр төгәл үтәлгәндә биредә сменага 20 баш мөгезле терлек чалынып эшкәртелә. Бу производство тулысынча калдыксыз эшли. Бүгенгесе көнне бу цех биоэнергия хисабына яши, димәк, киләчәктә электр энергиясе, газның бөтенләй кирәге булмаячак. Кунакларга шулай ук биредә сөягеннән арындырылган итне вакуум ысулы белән төреп эре сәүдә нокталарына озатырга планлаштырулары хакында әйттеләр. Әлегә ит түшкәләре суыткыч камераларына урнаштырыла. Монда барлык эш автоматлаштырылган һәм нибары дистәдән артык хезмәткәр эшли. Аларның барысы да үз районыбыз кешеләре.
Шуннан соң кунаклар муниципаль район Советы утырышында катнаштылар. Анда муниципаль район башлыгы Илһам Валеев узган ел эшчәнлегенә хисап тотты. Доклад буенча фикер алышуда "Азык-төлек корпорациясе" директоры Рәис Гафуров, Юлсубино авыл җирлеге башлыгы Харис Гатиятов катнашты. Алар үз эшчәнлекләре һәм алда торган бурычлары турында сөйләделәр. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков чыгыш ясады.
-Узган 2013 ел республикабыз һәм районнар өчен шактый авыр, катлаулы ел булды. Ул Универсиаданы уңышлы үткәрүебез белән тарихка кереп калды. Монда, әлбәттә, сезнең дә өлешегез зур. Район бүген төрле чыганаклардан финанслана торган 50 дән артык социаль программада актив катнашуы белән куандыра. Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итүне сез уңышлы тәмамлау алдында торасыз. Тузган торакта яшәүчеләрне күчерү, күп катлы йортларны капиталь ремонтлау, мәгариф учреждениеләрен төзекләндерү, Мәдәният йортлары төзүдә дә актив катнашасыз һәм бу мәсьәләдә әлегә тәнкыйть утына алынганыгыз булмады. Бүгенге утырышта төп докладтан һәм чыгышлардан күренгәнчә халыкның табигый кимүе зур борчуга сала. Бу максаттан сәламәтлек саклау учреҗдениеләре эшчәнлеген активлаштырырга, заманча җиһазларга һәм аларның нәтиҗәле эшләвенә ирешергә кирәк. Сүз дә юк, урыннарда сәламәт яшәү рәвешенә игътибарны көчәйтү зарур. Сездә моның өчен бөтен уңайлыклар бар. Район көчле спортчылар әзерләүдә дә нәтиҗәле эшли. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, кеше сәламәтлегенең 20 проценты гына табибларга бәйле. Хөкүмәт тә бер кешене хастаханәдә дәвалау өчен 300 мең сум акча сарыф итә. Димәк бу чыгымнарны киметү, кеше гомерен озайту буенча урында да нәтиҗәле эшләргә мөмкин.
Районда соңгы вакытларда кече эшмәкәрлекне үстерү, фермерлык хәрәкәтен киңәйтү, гаилә фермалары төзү киләчәкне күз алдында тотып эшләнә торган күркәм гамәлләр. Әмма, район авыл хуҗалыгы тармагының аксавы безне бик борчый. Әле сезнең республика күләмендә алгы рәтләргә чыгу өчен бөтен мөмкинлекләрегез бар. Авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгатъ итеп шуны әйтәсем килә, урыннарда сез үзегез башлык, күп нәрсә үзегезгә бәйле. Шуңа социаль-иктисадый үсешне яхшыртуда һәркайсыгыз нәтиҗәле эшләргә тиеш буласыз, Ә гомумән алганда, без район башлыгы һәм аның командасына ышаныч баглыйбыз,- дип тәмамлады чыгышын Илдар Халиков.
Аннары ул районыбызның бертөркем хезмәт алдынгыларына хөкүмәт бүләкләре тапшырды.
Вазыйх Фатыйхов.
Идрис АмЕтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев