Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гомер бәйрәмнәренә– истәлек бүләге

Балык бистәсендә яшәүче Мария Матвеевна Кузнецовага 90 яшьлек юбилее уңаеннан район башлыгының бүләген тапшырдылар һәм РФ Президенты Владимир Путинның котлавын җиткерделәр.

Мария түти күрше Мамадыш районының бер авылында гади крестьян гаиләсендә туган. Мәктәпне тәмамлагач ул укуын Мамадыш педагогия училищесында дәвам иттерә. Ә аннан соң министрлык юлламасы белән аны районыбызның Таулар авылына эшкә җибәрәләр. Шулай итеп, 18 яшендә районыбызга килгән кыз бар тырышлыгын куеп балаларга белем бирүдә хезмәт куя. Аның бөтен тормыш юлы Таулар авылы халкы белән үтә. Ил күләмендә барган авыр коллективлашу, дәһшәтле сугыш елларында алар бер-берсенә ярдәмләшеп уртак максатлар өчен тырыш хезмәттә үткәрәләр. Илдә Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, фронттан туган авылына кайткан Гаяз Фатыйхов белән гаилә корып 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Мария түти өч улы һәм бер кызына яхшы белем, әхлак үрнәкләре бирсә, фронтовик Гаяз абый һәркайсын хезмәт сөючән итеп тәрбияли. Шулай итеп алар барысы да югары белем алып 40 ел мәктәптә укыткан әниләренең эшен дәвам иттерәләр. Бүген ул район үзәгендә фронтовикның тол хатыны буларак, бирелгән йортта кызы Роза белән гомер кичерә. Мария түти әле бүген дә дөнья хәлләре, район яңалыклары белән кызыксынып яши. Ул бакчада кызына яшелчә, чәчәкләр үстерүдә дә зур ярдәм күрсәтә.
Ветеран-укытучы Мария түти Кузнецова.
(Тулырак газетадан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев