Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Гомер бәйрәменә–олуг игътибар

    Муниципаль район башлыгы Илһам Валеев район үзәгендә Ватан сугышы ветераннарына төзелгән күп катлы йортта яшәүче Мария Сергееваны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Президентының котлавын һәм хакимият бүләген тапшырды. -Олы хөрмәт күрсәтүегез һәм безне менә дигән иркен, җылы, якты фатирлы итүегез өчен сезгә чиксез рәхмәтлемен,-диде ветеран. Мария Сергеева 19...

    Муниципаль район башлыгы Илһам Валеев район үзәгендә Ватан сугышы ветераннарына төзелгән күп катлы йортта яшәүче Мария Сергееваны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Президентының котлавын һәм хакимият бүләген тапшырды.
    -Олы хөрмәт күрсәтүегез һәм безне менә дигән иркен, җылы, якты фатирлы итүегез өчен сезгә чиксез рәхмәтлемен,-диде ветеран.
    Мария Сергеева 19 яше тулгач 1943 елда фронтка алына һәм шактый гына шәһәрләрне фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашып, 1945 елда гына туган авылы Шиланкага әйләнеп кайта. «Кызыл Йолдыз» ордены һәм күп кенә сугышчан медальләр белән бүләкләнә ул. Туган авылында фронттан кайткан яшь офицер Михаил белән гаилә корып җибәрәләр. Хезмәт юлларын колхозда үтәләр, алты бала тәрбияләп үстерәләр. Тик ни кызганыч, бүген ире һәм өч баласы арада юк инде. Сугыш ветераны фатирда ялгыз яшәсә дә кызы һәм килене, 14 оныгы, 16 оныкчыгы аны бер минутка да ялгызын калдырмыйлар. Килеп хәлен беләләр, булышып торалар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: