Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ферманың тоткасы ул

Күптән түгел "Азык-төлек корпорациясе"ндә район семинары вакытында хуҗалык җитәкчесе Рәис Гафуров фермада азык утары мөдире булып эшләүче Илшат Хәмиевны: "Ул безнең ферманың тоткасы",- дип атаган иде.

Бу көнне миңа шулай ук ферма мөдире Таһир Имамиевтан да бик күп мактау сүзләре ишетергә туры килде. Җитәкче бу егетнең малларга азыкны төгәл норматив нигезендә үлчәп җибәрүен әйтте. Салам, печән, сенажны әрәм-шәрәм итүгә юл куелмавына сөенечен белдерде. Ә бу күркәм сыйфатларга ул инде күптәннән ия икән. Әнә узган елгы авыр, җитешсез чорда да азык утары мөдире Илшат Хәмиев малларны баланслы тукландыруга ирешкән. Нәтиҗәдә терлекчелек продуктларын киметүгә юл куелмаган. Барысы да матур, көр булып үскәннәр. Бу фермада бүген 1400 баш мөгезле эре терлек асрала. Аның 355 е савым сыерлары. Шул хәтле күп терлекне исән-сау кышлату өчен күпме азык кирәк дигән соравыма ферма мөдире Таһир Имамиев бераз уйланып торганнан соң гына җавап бирде. Быел хуҗалыкта 18 мең тонна силос, 6800 тонна сенаж, 1600 тонна печән, 2,5 мең тонна фураж әзерләгәннәр. Әйтүенә караганда сусыл азык белән печәнне 1,5 елга җитәрлек итеп туплаганнар. Ә калганы инде азык утары мөдиренең үз вазыйфасына мөнәсәбәте, тырышлыгы һәм билгеле, осталыгына да бәйле. Халыкта тикмәгә генә "...ашаган белми, тураган белә",-дип әйтмәгәннәр бит. Ә монда исә көненә малларга 30 тонна сенаж, 7,4 тонна фураж, 3 тонна печән, 2 тонна җмых һәм патыка, минераль өстәмәләр бирәләр. Ә азык утары мөдире исә азыкның күләмен генә түгел, кайсының нинди сыйфатта, ни дәрәҗәдә туклыклы булуын да яхшы белә. Әнә шуңа зооветеринария белгечләре рацион төзегәндә аның белән киңәшләшәләр. Кышкы чорда терлек азыгына минераль өстәмәләр кушып аны эшкәртеп бирү гадәткә кергән. Савым сыерлары алдына салатландырылган азык тараталар. Ә таналарга солыны пешереп бирү кебек мәшәкатьтән дә тартынмыйлар. Әнә шулай технологик таләпләрне төгәл үтәп, үзенә йөкләнгән вазыйфаны күңел биреп башкарганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булуын яхшы белә егет. Фермада гына түгел, авылда да Хәмиевләрне хөрмәт итәләр. Чөнки гомер-гомергә алар үз тырышлыклары, хезмәтләре белән көн күргәннәр. Әтисе Миннехан абзый белән әнисе Фәүзия апа гомерләре буена хуҗалыкта хезмәт куеп 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Аларны үзләре үрнәгендә хезмәт сөючән итеп тәрбияли алганнар. Шуңа бәхетләрен дә күбесе үз авылларында тапкан.
Төпчек уллары Илшат авылда мәктәпне тәмамлагач Балык бистәсендә һөнәри училищеда белем алган. Аннары авылына кайтып яшь вакытта әтисе кебек тракторда эшләгән. Фәния белән гаилә корып җибәргәч алар әти-әниләре йортында яши башлаганнар. Аннары төп нигездә үзләре яңа йорт салып чыккан. Менә шундый кул хезмәте, мәшәкатьләр белән яшәп алар 3 кыз үстерәләр. Олы кызлары гаиләдә төп ярдәмчеләре, Галия быел урта мәктәпне тәмамларга әзерләнә, нинди һөнәр иясе булу турында уйлана.
Авыл җирлеге Советы башлыгы әйткәндәй, алар барысын да булдыра торганнар. Тормыш кыенлыкларына да бирешмичә, башкалардан ким-хур булмыйча матур тормышта яшиләр. Абзар тутырып терлекләр, кош-кортлар асрыйлар. Илшат үз өстенә төшкән олы вазыйфаны уңышлы үтәп гаиләсендә бүген әниләрен тәрбияли. Әтисе генә вакытыннан алда вафат булган шул. Әмма егет аның, тормыш кешене гомер буена сыный, шуңа һәрвакыт сабыр булырга кирәк, дигән төпле киңәшләрен күңеле түрендә саклый.

Рәсемдә: Илшат Хәмиев.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев