Европадан туклану продуктларына чикләүләр кертелү сәбәпле видеокиңәшмә үткәрелде

Чикләүләр безне куркытмый, үзебезнеке җитә.
Татарстан авыл хужалыгы министрлыгы үткәргән видеокиңәшмәдә районнарда урып-җыю эшләренең барышы һәм халыкны азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү мәсьәләләре хакында сүз барды.
Министрның беренче урынбасары Николай Титовның әйтүенә караганда, күп районнарда коры һава шартлары саклана. Әмма урып-җыю нәтиҗәләреннән күренгәнчә, узган елдагыга караганда уңыш чыгышы сөенерлек. Республиканың азык-төлек базарында да Европа илләре чикләү игълан иткәннән соң, товар җитешмәү сизелми. "Республикабызда быел ипи бәяләрендә дә үзгәрешләр булмаячак. Чөнки икмәк промышленносте өчен 270 мең тонна бодай, 50 мең тонна арышны читтән кертмичә, үзебездә җитештерелгән ашлык хисабына тулыландырачакбыз. Яшелчә, җиләк-җимеш, ит-сөт продуктларына да кытлык булмаячак. Без үз халкыбызны үзебездә җитештерелгән продуктлар белән тәэмин итә алабыз",-диде ул.
Видеокиңәшмәдә Европа илләре тарафыннан кайбер туклану продуктларына чикләүләр кертелү сәбәпле, Норвегия балыгыннан, Испания итеннән, Италия сөт продуктларыннан, Польша алмасыннан башка кышны ничек чыгарбыз, дигән сорау да яңгырады. Кайбер журналистлар министр урынбасарыннан үз вакытында гөрләп эшләгән Масловка совхозы алмасыннан башка базар киштәләрен тулыландыру өчен үзебездә нинди эшләр башкарылуы белән кызыксындылар. Җаваптан күренгәнчә, әлегә борчылырлык урын юк. Чит илләрдән ит, сөт, яшелчә, җиләк-җимеш продуктларын ташымыйча да, үзебездә җитештерүне арттыру хисабына базарны тулыландыра алачакбыз, дигән җавап һәркемнең күңеленә хуш килде. Аннары шунысын да искәртү урынлы булыр, бүген шәһәр базарларында сатыла торган продукция бәяләре читтән кертелгәнгә караганда күпкә арзанрак, сыйфатлырак һәм экологик яктан куркынычсыз булуы исбатланган чынбарлык. Норвегиядән диңгез балыклары кертелмәве берәүне дә борчымый. Алар урынына үзебезнең сулыкларда үстерелгән корбан, сазан, судак балыклары күпләп сатуга чыгарыла башлады. Кама Тамагы бакчасында үстерелгән алмалар да Польшаныкыннан бер дә ким түгел. Яшелчә белән дә без үз-үзебезне тулысынча тәэмин итә алабаз. Республика хуҗалыклары елның-елында сәүдә нокталарына 30 мең тонна яшелчә үстереп озата. Республика авыл хуҗалыгы министрлыгының җаваплы хезмәткәрләренең әйтүенә караганда, эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерларыбыз тарафыннан җитештерелгән продукцияне көзге ярминкәләрдә шәһәр халкы яратып алып бетерәләр. Димәк, халык өчен борчылырга нигез юк. Корылыктан зыян күргән кайбер районнарга Рәсәйнең башка регионнарыннан авыл хуҗалыгы продуктларын кертүгә килешүләр төзелә башлаган инде.
Фото yandex.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 09:22Йөрешең нинди , холкың шундый Психологлар кешенең йөрешенә, аяк киеменә карап, аның кем икәнлеген, характерын белеп була дип исәпли.10100
-
20 май 2022 - 08:40Равил Гыйлемханов :"Авыл тормышына бар күңелеңне биреп, курыкмыйча эшкә алынсаң, нәтиҗәсе дә озак көттерми" Авыл җирендә яшәп кибеттән сөт продуктлары сатып алучыларны әле бүген дә очратырга мөмкин.11400
-
20 май 2022 - 08:33Рәхилә Баһавиева туган илне яратырга, әти-әнине, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән кеше Безнең Юлсубино сигезьеллык мәктәбе 1960-1980 елларда район мәктәпләре арасында алдынгылар сафында булды.11200
-
20 май 2022 - 08:28Балык Бистәсендә «Барлык кыйммәтләрнең таҗы - гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе карары нигезендә 2022 елда безнең районда «Барлык кыйммәтләрнең таҗы– гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады.9300
-
19 май 2022 - 11:22Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!11900
-
19 май 2022 - 06:17Илдар Таҗетдинов Татарстан Республикасы матбугат көне белән котлый Хөрмәтле журналистлар, матбугат ветераннары, газета хәбәрчеләре!18200
-
18 май 2022 - 16:16Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты Бүген Юлсубино авылы мәктәбенә мәктәп җитәкчелеге чакыруы белән төрле елларда пионервожатый булып эшләгән шәхесләр җыелды.22900
-
18 май 2022 - 09:13Габделрәүф Садыйков : «Һөнәрем белән горурландым» Яңа Арыш авылында яшәүче Габделрәүф Садыйков «Рассвет» колхозында 44 ел хезмәт иткән, тырышлыгы, җаны-тәне белән шушы җирлеккә береккән кеше.21200
-
18 май 2022 - 09:09Балык Бистәсендә хәрби хезмәттән качып калган егет җәза алды Агымдагы елның февралендә районда яшәүче И.га карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять буенча суд утырышы булды.31300
-
18 май 2022 - 08:43Балык Бистәсендә терроризмга һәм экстремизмга каршы утырыш узды Мәгълүмати-пропаганда эше профилактик чараларның бер өлеше булып тора һәм укучыларга, педагогик составка, хезмәткәрләргә, ата-аналарга, район халкына юнәлдерелә.30500
-
18 май 2022 - 08:33Хәтерләрдә пионер галстугы әле дә җилферди 2022 ел ... Балык Бистәсе районының 95 еллыгы һәм Пионер оешмасы оешуга 100 ел.15100
-
18 май 2022 - 08:26Азалия Гайнетдинова призёр булды Яңа Арыш мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Азалия Гайнетдинова (укытучысы Тәнзилә Нуриева) быел да Роберт Миңнуллин исемендәге Бөтенрәсәй гамәли конференциясе призёры булды.22800
-
18 май 2022 - 08:21Фирдания Әхмәтҗанова: "Гаилә кыйммәтләрен саклыйк" Узган җомгада Күки авылы мәдәният йортында “Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” (“Крепкая семья”) федераль проекты һәм җирлекнең “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” проекты кысаларында авыл халкы белән очрашу булып узды.15900
-
20 май 2022 - 12:33Балык Бистәсе мәдәният йортында " Гаиләм ядкәре " дип исемләнгән кичә узды
-
19 май 2022 - 14:35Балык Бистәсендә "Гаиләдә рухи байлыклар" дип исемләнгән зональ семинар узды
-
19 май 2022 - 08:59Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты
-
20 май 2022 - 09:22Йөрешең нинди , холкың шундый Психологлар кешенең йөрешенә, аяк киеменә карап, аның кем икәнлеген, характерын белеп була дип исәпли.10100
-
20 май 2022 - 08:52Район почта бүлекләрендә «Авыл офыклары» район газетасына икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә. Район почта бүлекләрендә «Авыл офыклары» район газетасына икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә.8600
-
20 май 2022 - 08:40Равил Гыйлемханов :"Авыл тормышына бар күңелеңне биреп, курыкмыйча эшкә алынсаң, нәтиҗәсе дә озак көттерми" Авыл җирендә яшәп кибеттән сөт продуктлары сатып алучыларны әле бүген дә очратырга мөмкин.11400
-
20 май 2022 - 08:33Рәхилә Баһавиева туган илне яратырга, әти-әнине, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән кеше Безнең Юлсубино сигезьеллык мәктәбе 1960-1980 елларда район мәктәпләре арасында алдынгылар сафында булды.11200
-
20 май 2022 - 08:28Балык Бистәсендә «Барлык кыйммәтләрнең таҗы - гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе карары нигезендә 2022 елда безнең районда «Барлык кыйммәтләрнең таҗы– гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады.9300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика