Эшләре көйле бара

Эшләре көйле бараСөт-май заводы районыбызда тотрыклы эшләүче предприятиеләрнең берсе. Аның Котлы Бөкәштәге кабул итү пункты да ел дәвамында көйле эшләве аерылып тора.
Бай тарихы булган май заводы бүген районыбызда гына түгел, республика күләмендә экологик яктан чиста продукция җитештерүе белән нык популярлашты. Ә кыш айларында исә алар сыр, май, эремчек ише продуктлар җитештерүне туктатып торалар.
-Республикабызда савым сыерларының баш саны кимегәнлектән, без үзебез дә кабул иткән сөткә беренчел эшкәртү үткәреп, аны Казан һәм Яр Чаллы кебек шәһәрләрдәге иң эре май заводларына озатырга мәҗбүр булабыз. Ә инде май аеннан мул сөт чоры башлангач, продукцияне үзебездә җитештерәчәкбез,-ди сөт-май комбинаты директоры Камил Садыйков.
Ә менә соңгы елларда районыбызда сөт җитештерүнең артуы күзәтелә. Бу елның ике аенда гына да комбинатка хуҗалыклардан, фермерлардан һәм авыл халкыннан 734,4 тонна сөт кабул ителгән. Бу узган елдагыдан 102 процентка артык. Март аеның беренче ункөнлегендә дә сөт узган елдагыдан күп килгән. Комбинатта аны бик җентекләп тикшереп кабул итәләр. Тәҗрибәле лаборантлар Кадрия Кәлиева белән Фәимә Гыйлаҗеваның әйтүләренә караганда, хуҗалыклар хәзер продукцияне суытып, яхшы, югары сортлы итеп тапшырырга тырышалар. Әнә, бу елның ике аенда кабул ителгән сөтнең 92 проценты югары сыйфатка ия. Бары тик калган 8 проценты гына механик чүпле булганга, икенче сорт белән бәяләнгән. Ә инде сөт югары сорт таләпләренә туры килгәндә, аның бәясе дә яхшырак була. Әнә, быел гына да сөт тапшыручыларга завод 7 миллион 649 мең сум акча түләгән. Бүгенгесе көнне сөт-май комбинатының хәзерләүчеләргә бурычлары юк. Бәлки шуңададыр, авыл җирлекләре һәм гаилә фермаларының күбесе үз продукцияләрен бирегә тапшыралар.
Бүген монда мул сөт тапшыру сезонына әзерләнә башлаганнар. Ул елның-елында май башларында старт ала. Әнә узган елгы сезонда да комбинат 86 миллион 534 мең сумлык продукция җитештергән. Биредә эшләнгән 172,5 тонна майны сәүдәгәрләр көтеп алганнар. Хезмәт сөючән коллективның бу елга да планнары зурдан. Сөт продуктларын эшкәртүдән тыш әле коллектив транспорт хезмәте күрсәтеп тә шактый зур табыш алуга ирешә. Предприятиенең ике "КамАЗ"ы узган ел район хуҗалыкларына хезмәт күрсәтеп 11 миллион сумнан артык керем китергән.Монда барысы да бердәм көч, зур тырышлык белән табыла. Тагын иң куандырганы, бердәм, уртак уй, матур теләкләр белән яши коллектив.
Рәсемдә: Фәимә Гыйлаҗева, Кадрия Кәлиева.
Автор фотосы.
-
5 декабрь 2019 - 15:58Бананны кабыгы белән ашарга кирәк Британия диетологы ябыгырга теләүчеләргә бананның кабыгын ашарга киңәш итә.2500
-
5 декабрь 2019 - 15:50Инсультның өч билгесен белү кирәк! Инсульт булганда кисәк кенә кан басымы күтәрелә, күз күреме начарлана, әйберләр ике булып күренергә мөмкин. Битнең яки тәннең бер ягы оегандай тоела, кисәк кенә баш өянәге башлана. Инсульт һөҗүм иткән якыннарыгызга тиз арада ярдәм күрсәтим дисәгез, аның өч төп билгесен истә калдырыгыз.2300
-
5 декабрь 2019 - 15:32Укучыларның кышкы каникуллары ничә көн булачак? Өлкәннәр балаларга караганда азрак ял итәчәк.2300
-
5 декабрь 2019 - 14:58Яңа ел табынын әзерләгәндә, бу киңәшкә колак салмый калмагыз. «Яңа Гасыр» телеканалының Яңа ел тамашасын төшерү буенча кызыклы хәл килеп чыкты. Бу хакта газеталарда да, интернетта да яздылар инде. Әлеге теманы күтәрүчеләрнең берсе Гөлназ Шәрипҗанова да булды.3200
-
5 декабрь 2019 - 14:56Шампиньонның чисталыгы шик калдырмасын, дисәң... Яңа ел табынын әзерләгәндә, бу киңәшкә колак салмый калмагыз.2700
-
5 декабрь 2019 - 10:41Кабак кәнфитләре ясау ЫСУЛЫ Цукаты дигән тәмлүшкә инде бу. Эше озак, шулай да нәтиҗәсе «тәмле».2700
-
5 декабрь 2019 - 10:40Казан, Аргентина һәм Германия обсерваторияләрен бергә ЮНЕСКО исемлегенә кертәчәкләр Өч обсерваториянең барысына да Германия җиһазлары куелган.27700
-
5 декабрь 2019 - 09:28Кырык яшьтән соң ничек яхшы формада калырга? Галимнәр кырык яшьтә май катламы белән ничек көрәшергә икәнен аңлатты4700
-
4 декабрь 2019 - 13:47Казан шәһәрендә “КЭТЗик-2019» радиоэлектрон конструкцияләү буенча конкурс узды Конкурста катнаштылар3700
-
4 декабрь 2019 - 13:42«Дөнья яхшылыклардан тора» Чараны район Башлыгы Таҗетдинов Илдар Рәшит улы ачып җибәрде:6900
-
4 декабрь 2019 - 13:35ЮХИДИ хезмәткәрләре “Балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү” буенча чаралар үткәрде Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре ЮХИДИ идарәсенең Балык Бистәсе районы буенча профилактика бүлеге начальнигы Татьяна Егорова белән берлектә “Балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү” темасына чара үткәрделәр. Анда яшь испекторлар хәрәкәте отрядлары катнашты.4600
-
4 декабрь 2019 - 13:05Район комиссиясенең чираттагы утырышы булды Күптән түгел район коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов барды.8900
-
8 ноябрь 2019 - 11:22Амур кушаматлы юлбарыс белән дуслашкан Тимур исемле тәкә үлгән: аңа һәйкәл куячаклар Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=27106
-
28 октябрь 2019 - 14:24Каерылган түбәләр, төбе-тамыры белән кубарып аткан агачлар: Татарстанда котырган давылның беренче нәтиҗәләре
-
22 октябрь 2019 - 14:35Казан метросында Камал театрына багышланган поезд йөри башлады
-
5 декабрь 2019 - 15:58Бананны кабыгы белән ашарга кирәк Британия диетологы ябыгырга теләүчеләргә бананның кабыгын ашарга киңәш итә.2500
-
5 декабрь 2019 - 15:50Инсультның өч билгесен белү кирәк! Инсульт булганда кисәк кенә кан басымы күтәрелә, күз күреме начарлана, әйберләр ике булып күренергә мөмкин. Битнең яки тәннең бер ягы оегандай тоела, кисәк кенә баш өянәге башлана. Инсульт һөҗүм иткән якыннарыгызга тиз арада ярдәм күрсәтим дисәгез, аның өч төп билгесен истә калдырыгыз.2300
-
5 декабрь 2019 - 15:32Укучыларның кышкы каникуллары ничә көн булачак? Өлкәннәр балаларга караганда азрак ял итәчәк.2300
-
5 декабрь 2019 - 14:58Яңа ел табынын әзерләгәндә, бу киңәшкә колак салмый калмагыз. «Яңа Гасыр» телеканалының Яңа ел тамашасын төшерү буенча кызыклы хәл килеп чыкты. Бу хакта газеталарда да, интернетта да яздылар инде. Әлеге теманы күтәрүчеләрнең берсе Гөлназ Шәрипҗанова да булды.3200
-
5 декабрь 2019 - 14:56Шампиньонның чисталыгы шик калдырмасын, дисәң... Яңа ел табынын әзерләгәндә, бу киңәшкә колак салмый калмагыз.2700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мингазова Тансылу Гумеровна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З. Шаймарданова , д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика