Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эшчәнлек офыклары киңәя

Халыкның ирек һәм хокукын яклау, законнарның үтәлешен контрольдә тотучы орган буларак, прокуратура эшчәнлеге белән бәйле язмаларыбыз укучыларыбызга кызыклыдыр дип уйлаган шәлдә, район прокуроры А.Хусаиновка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

-Азат Фоатович, соңгы вакытларда төрле дәрәҗәдәге дәүләт органнарының эшчәнлеге хакында ачыктан-ачык мәгълүматларга юлыгабыз. Бу уңайдан сезнең структурада хәлләр ничегрәк тора?
-Прокуратура һәрвакыт халык язмышына битараф булмады, аларның һәр мөрәҗәгатенә игътибарлы карады, төрле юллар белән җәмгыятебезнең юридик белемгә ия булуын теләде. Һәм бу юнәлешләр бүген дә безнең эшчәнлектә кызыл җеп булып сузыла. Әңгәмәбезне күзәтеп бару өчен элек район газетасы гына булса, инде бүген мөмкинлекләр киңәйде, ягъни, Интернет аша Татарстан Республикасы Прокуратурасы сайтына кереп тә танышып була. Моннан тыш әле кызыксындырган сорауларыгызга прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан компетентлы җавап та алу мөмкинлеге бар. Бу очракта сезгә электрон "Офис-коммутатор" программасы ярдәмгә килә. Һәрбер авыл җирлеге Советында компьютер программасы эшли, шул нигездә һәммә авыл кешесе безгә булган соравын, мөрәҗәгатен, шикаятен урыннан гына да юллый ала.
-Бу елда шикаять, мөрәҗәгатьләрнең саны арттымы һәм аларның эчтәлекләре нидән гыйбарәт?
-Мөрәҗәгать-шикаятьләрнең узган елның шушы чоры белән чагыштырганда саны артты. 2011 елда прокуратурага 212 мөрәҗәгать кабул ителгән булса, быел исә бу сан 220 гә җитте. Һәм шуның 155 е хәл ителде, 73 е канәгатьләндерелде. Алар, нигездә, эшчеләрнең хезмәт хокукларын, ЖКХ сферасына, җиргә кагылышлы тәртип бозуларга кагыла. Җиргә кагылышлыларына тирәнрәк тукталып үтәсем килә. Күрше белән күрше арасында җир участокларын метрлап, сантиметрлап бүлүгә бәйле шикаятьләрнең болай килгәне юк иде әле. Элек елга бер-ике очрак булса, соңгы вакытларда мондый эчтәлектәге шикаятьләрне аена берничәне алабыз. Без аларны җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасына, дәүләт теркәү органына юллыйбыз. Әлеге "эпидемия"нең сәбәпләрен әллә кайдан эзлисе юк. Иң төп сәбәбе-җирлекләр тарафыннан җир закончалыгы үтәлеше контрольдә булмауда.
Аннан урын алып шәхси төзелешкә алынучылар тарафыннан үзләренә бирелгән җир мәйданыннан күршегә керү очраклары да аз түгел. Нәтиҗәсе аяныч тәмамлана-күршеләр арасында ризасызлыклар, низаг башлана.
Гражданнар мондый гаделсезлекләргә юл куярга тиеш түгелләр, үз чиратында суд, хокук саклау, контрольлек итү органнары аша уңай чишелеш табу кирәк. Соңгы вакытларда шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затларның хокукларын яклау турындагы федераль закон нигезендә, тикшерүләрнең саны күп тапкырга кимеде. Шулай икән, гражданнарга үз хокукларын яхшы белү зарур һәм кирәк икән үзеңне хокукларың нигезендә яклый да белергә кирәк.
-Азат Фоатович, экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш мәсьәләләре бүген күпләрне уйландыра. Аеруча соңгы вакытлардагы шау-шулы вакыйгалардан соң. Бу уңайдан әлеге юнәлештә прокуратура тарафыннан нинди чаралар күрелә? Уңай нәтиҗәләренә инанасызмы?
-Әлеге мәсьәлә аеруча безнең игътибар үзәгендә дияр идем. Терроризм һәм эсктремизмны булдырмау юнәлешендә даими һәм максатчан эш алып барабыз. Иң элек, профилактик чараларга басым ясыйбыз. Радикаль исламга якын булганнар, кызганычка каршы алар районыбызда бар, һәрьяклы күзәтү астында торалар. Шул нигездә, чит кешеләрнең мәчетләрдә яшәү практикасына киртә куя алдык. Соңгы вакытлардагы аяныч вакыйгалардан соң, җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре белән бергә "Таблиг" радикаль агымына тартылучылар эшчәнлеге турындагы фактлар буенча тикшерүләр үткәрелде һәм ике кешедә тыелган экстремистик әдәбият табып алынды. Аларның икесенә дә прокурор тарафыннан кисәтү ясалды. Әлегә күзәтүләрдән күренгәнчә, икесе дә үзләрен нейтраль тоталар. Тик соңгы вакытларда аларның үтемче юлаучыларга бәйләнү, религия темасына сөйләшүләр тагарга омтылу очраклары хакында хәбәрләр керде. Һәрбер факт турында безгә хәбәр итүегезне сорар идек. Ата-аналар балигъ булмаган балаларының язмышлары өчен аеруча игътибарлы булырга бурычлылар.
Хәзерге вакытта миграциягә кагылышлы закончалыкның үтәлешенә кагылышлы тикшерүләр алып барабыз.
-Сөйләшүебездә коррупция проблемасына тукталып китмәсәк, һич тә дөрес булмас?
-Агымдагы елда Балык бистәсе район судына коррупция сферасына кагылышлы дүрт җинаять эше җибәрелде. Аларның барысына суд карарлары чыгарылды. Әлеге җинаять эшләренең өчесе-җир мәсьәләсе белән, ә берсе полиция хезмәткәренә ришвәт бирергә омтылу белән бәйле. Ришвәтче авариядә гаепле саналмаса да полиция хезмәткәренә 40 мең сум күләмендә ришвәт биреп "матди отарга" уйлаган. Суд карары белән ул 800 мең сум штрафка тартылды.
Һаман да җир мөнәсәбәтләре мәсьәләсендә тәртип җитешми, югарыда телгә алынган өч җинаять эше дә законсыз рәвештә алынган җир участокларын кире кайтарудан гыйбарәт иде. Прокуратурага әле дә мондый эчтәлекле шикаятьләр килә тора. Чынлыкта да, кайберәүләр 5-6 шар җир участогына ия булып саналалар, бер үк вакытта икенчеләр берничә еллар дәвамында шәхси төзелеш өчен бер җир участогы ала алмыйча газапланалар. Кызганычка каршы, законсыз җир алу очраклары еш кына идарәгә якын кешеләр белән бәйләнеш таба. Бер үк вакытта җир белән бәйле күп төрле алдашу схемалары безгә мәгълүм. Бу очракта да гражданнар безнең ярдәмчеләребез булып саналалар, тәртип бозулар мәгълүм булса-безгә мөрәҗәгать итегез.
-Әңгәмәбезнең соңында районыбызда җинаятьчелекнең торышы һәм дәрәҗәсе хакында да берничә сүз әйтеп үтмәссезме?
-Җинаятьләрнең саны кимүгә бара дисәк, дөресрәк булыр, тик аларны ачу элеккеге дәрәҗәдә кала. Бер үк вакытта туктатылган эшләрнең саны артты. Хатын-кызларны үтерү белән бәйле ике җинаятьнең ачылмавы бик аяныч. Болар исә, эзләнү эшләренең сыйфаты түбәнәю турында сөйләүче фактлар. Бу уңайдан, әлеге ораннарның эшчәнлеген контрольлек итүчеләр буларак гаепне үзебезнең өстән төшерергә хакыбыз юк.
Сүз азагында, балыкбистәлеләрнең янәдән исләренә төшерергә телим: бер генә мөрәҗәгатегез дә безнең игътибардан калганы юк. Сүз дә юк, аларның шактый вакыт таләп иткән катлаулылары да аз түгел. Соңгы вакытларда хезмәт хакын вакытында түләмәү фактлары буенча мөрәҗәгатьләр саны артты. Һәрбер соравыгызны, мөрәҗәгатегезне вакытында юллау хәерле. Безнең адрес: Балык бистәсе, З.Шәймарданов урамы, 69 йорт. Телефоннар: 2-20-07; 2-26-94. факс-2-26-89, электрон адрес: ribnii prok @mail.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X