Елның-елында алда

Котлы Бөкәш авыл җирлегендә "Чаллы" крестьян-фермерлык хуҗалыгы үз зонасында гына түгел, район күләмендә иң ышанычлы һәм өметле эшләүчеләрдән исәпләнә.
Биредә инде күптәннән язгы кыр эшләренә хәзерлек күрәләр. Булган техника, агрегатлар яңартыла, запас частьләр кайтарыла, ягулык-майлау материаллары, югары сортлы чәчүлек орлык хәзерләү чарасын күрәләр. Язның бер көне ел туйдыра, дигәндәй, кызу эш вакытында һәр тарафта зур җанлылык хөкем сөрә бит. Быел крестьян-фермерлык хуҗалыгы эшчәннәренә исә икеләтә тырышлык, зур хезмәт куярга кирәк булачак. Элеккеге чорлардагы кебек азык-төлек промышленносте өчен яраклы ашлык җитештерү генә түгел, фураж запасын, мул итеп печән туплауны да онытырга ярамый. Чөнки биредә мөгезле эре терлек, сарыкларның баш саны да елдан-ел артып тора. Шуңа бүген монда һәр тармакта киеренке эш кайный. Фермерның гаилә фермасында булганда хуҗалык җитәкчесе урынбасары Дамир Ногманов "КУН-10" агрегаты белән терлекләргә печән, салам, сенаж ташучы механизатор Илфат Гыйззәтуллин белән таныштырды.
-Бу егетебез безнең ел әйләнәсе эштән бушамый. Кышын да, җәен дә производствода алгы сафта бара. Кыр эшләрендә иң тәҗрибәле чәчүче буларак, ул елның-елында мактала. Быелгы чәчүгә дә инде күптәннән әзерлек чарасы күрде,-диде ул.
Илфат исә шушы төбәктән, Тәб.Чаллы авылында туып үскән. Фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Илдус Шакиров белән бер сыйныфта укыганга, аңа ышаныч та зурдан. Егет һәр елны хезмәттәше, бай тәҗрибәле механизатор Василий Федоров белән ярышып эшлиләр. Биредә дистә елга якын ул әнә шулай игенче хезмәтенең барлык нечкәлекләрен белеп, өйрәнеп технологик таләпләрне төгәл үтәп эш итә. Ә соңгы вакытларда исә технологияне нәтиҗәле файдалану аеруча әһәмиятле. Чөнки ул югары уңышның нигезе булып тора. Яхшылап эшкәртелгән туфракка күңел җылысын биреп иңдерелгән орлык һәрвакыт матур, тигез булып тишелеп чыгалар. Ә яхшы, мул уңыш исә бүген тотрыклы яшәү мөмкинлеге бирә. Уңган игенче үзенең буш вакытларын да файдасыз үткәрми. Кыр эшләрендә катнашасы агрегат, җайланмаларны күздән кичерә. Бер ишеләрен төзекләндереп көйләргә дә вакыт таба. Әнә шулай һәрвакыт эштә ул. Көндәлек хезмәте ничек кенә киеренке, тыгыз булса да, буш вакытының бер минутын да файдасызга үткәрми. Кайберүләр кебек көн үтте, ярар дип тә өенә ашыкмый. Аз гына буш вакыты булды исә, тракторын карый, майлый, ныгыта. Бу гамәлләре белән ул быелгы язгы чәчүдә дә югары нәтиҗәләргә ирешергә исәп итә. Хуҗалыкта һәр елдагыча арпа, бодайдан тыш, солы, борчак, терлек азыгы культураларын игүгә быел зур урын бирергә исәп итәләр. Күп хезмәт таләп итә торган катлаулы операцияне очраклы механизаторларга йөкләп булмый бит. Шуңа Илфат бүгеннән үк чәчүгә әзерлек чарасын күрә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 09:22Йөрешең нинди , холкың шундый Психологлар кешенең йөрешенә, аяк киеменә карап, аның кем икәнлеген, характерын белеп була дип исәпли.11700
-
20 май 2022 - 08:40Равил Гыйлемханов :"Авыл тормышына бар күңелеңне биреп, курыкмыйча эшкә алынсаң, нәтиҗәсе дә озак көттерми" Авыл җирендә яшәп кибеттән сөт продуктлары сатып алучыларны әле бүген дә очратырга мөмкин.14700
-
20 май 2022 - 08:33Рәхилә Баһавиева туган илне яратырга, әти-әнине, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән кеше Безнең Юлсубино сигезьеллык мәктәбе 1960-1980 елларда район мәктәпләре арасында алдынгылар сафында булды.13100
-
20 май 2022 - 08:28Балык Бистәсендә «Барлык кыйммәтләрнең таҗы - гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе карары нигезендә 2022 елда безнең районда «Барлык кыйммәтләрнең таҗы– гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады.12600
-
19 май 2022 - 11:22Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!14300
-
19 май 2022 - 06:17Илдар Таҗетдинов Татарстан Республикасы матбугат көне белән котлый Хөрмәтле журналистлар, матбугат ветераннары, газета хәбәрчеләре!22000
-
18 май 2022 - 16:16Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты Бүген Юлсубино авылы мәктәбенә мәктәп җитәкчелеге чакыруы белән төрле елларда пионервожатый булып эшләгән шәхесләр җыелды.25600
-
18 май 2022 - 09:13Габделрәүф Садыйков : «Һөнәрем белән горурландым» Яңа Арыш авылында яшәүче Габделрәүф Садыйков «Рассвет» колхозында 44 ел хезмәт иткән, тырышлыгы, җаны-тәне белән шушы җирлеккә береккән кеше.24600
-
18 май 2022 - 09:09Балык Бистәсендә хәрби хезмәттән качып калган егет җәза алды Агымдагы елның февралендә районда яшәүче И.га карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять буенча суд утырышы булды.39500
-
18 май 2022 - 08:43Балык Бистәсендә терроризмга һәм экстремизмга каршы утырыш узды Мәгълүмати-пропаганда эше профилактик чараларның бер өлеше булып тора һәм укучыларга, педагогик составка, хезмәткәрләргә, ата-аналарга, район халкына юнәлдерелә.40500
-
18 май 2022 - 08:33Хәтерләрдә пионер галстугы әле дә җилферди 2022 ел ... Балык Бистәсе районының 95 еллыгы һәм Пионер оешмасы оешуга 100 ел.17400
-
18 май 2022 - 08:26Азалия Гайнетдинова призёр булды Яңа Арыш мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Азалия Гайнетдинова (укытучысы Тәнзилә Нуриева) быел да Роберт Миңнуллин исемендәге Бөтенрәсәй гамәли конференциясе призёры булды.25600
-
18 май 2022 - 08:21Фирдания Әхмәтҗанова: "Гаилә кыйммәтләрен саклыйк" Узган җомгада Күки авылы мәдәният йортында “Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” (“Крепкая семья”) федераль проекты һәм җирлекнең “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” проекты кысаларында авыл халкы белән очрашу булып узды.17200
-
20 май 2022 - 12:33Балык Бистәсе мәдәният йортында " Гаиләм ядкәре " дип исемләнгән кичә узды
-
19 май 2022 - 14:35Балык Бистәсендә "Гаиләдә рухи байлыклар" дип исемләнгән зональ семинар узды
-
19 май 2022 - 08:59Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты
-
20 май 2022 - 09:22Йөрешең нинди , холкың шундый Психологлар кешенең йөрешенә, аяк киеменә карап, аның кем икәнлеген, характерын белеп була дип исәпли.11700
-
20 май 2022 - 08:52Район почта бүлекләрендә «Авыл офыклары» район газетасына икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә. Район почта бүлекләрендә «Авыл офыклары» район газетасына икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә.11000
-
20 май 2022 - 08:40Равил Гыйлемханов :"Авыл тормышына бар күңелеңне биреп, курыкмыйча эшкә алынсаң, нәтиҗәсе дә озак көттерми" Авыл җирендә яшәп кибеттән сөт продуктлары сатып алучыларны әле бүген дә очратырга мөмкин.14700
-
20 май 2022 - 08:33Рәхилә Баһавиева туган илне яратырга, әти-әнине, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән кеше Безнең Юлсубино сигезьеллык мәктәбе 1960-1980 елларда район мәктәпләре арасында алдынгылар сафында булды.13100
-
20 май 2022 - 08:28Балык Бистәсендә «Барлык кыйммәтләрнең таҗы - гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе карары нигезендә 2022 елда безнең районда «Барлык кыйммәтләрнең таҗы– гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады.12600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика