Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Елга буенда бәйрәм

Узган шимбә көнне Кама елгасы буенда традицион балыкчы көне узды. Аны балыкбистәлеләр һәр елны түземсезлек белән көтеп алалар. Чөнки бу бәйрәм район үзәгендә яшәүчеләр өчен аерым әһәмияткә ия.

Борынгы бабаларыбызның балыкчылык белән шөгыльләнүе авылга Балык бистәсе исеме бирү белән беррәттән озак еллар дәвамында икътисадый үсешкә дә зур өлеш керткән. Вакытлар уза. Хәзер инде балыкчылык район икътисадында зур урын алып тормый. Әмма бу тармакны ООО "Круг" уңышлы гына дәвам итә. Моннан тыш районыбызда бик күп һәвәскәр балыкчылар да бар. Кыскасы, Балык бистәсендә яшәүче һәркемнең диярлек бу бәйрәмгә мөнәсәбәте бар.
Балыкчылар көнен ирле-хатынлы Карагановлар оештырдылар. Район администрациясе дә ярдәм итте, әлбәттә. Балыкбистәлеләрне бәйрәм белән котларга район башлыгы И.Валеев та килгән иде.
-Якташларны балыкчылар көне белән котлыйм һәм нык сәламәтлек, иминлек телим,-диде ул. ООО "Круг" җитәкчесе Юрий Карагановка аерым рәхмәт белдерәсем килә. Аның оешмасы балыкчылык традицияләрен лаеклы дәвам итә. Аларның хезмәте нәтиҗәсендә районыбыз халкы өстәлендә һәрвакыт балык бар.
Аннары район башлыгы "Круг" җәмгыятенең иң яхшы хезмәтчәннәренә Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Алкышлар астында сәхнәгә Н.Барышков, И.Серебряков, С.Бибаков, А.Сәфәрова, З.Николаева күтәрелделәр. Җавап сүзе белән ООО "Круг" җитәкчесе Ю.Караганов чыгыш ясады. Ул үз чиратында игътибар һәм кайгыртучанлык өчен район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.
Әмма балыкбистәлеләр бәйрәмгә ял итәргә, күңел ачарга килгәннәр иде. Шул максаттан район Мәдәният йорты хезмәткәрләре зур концерт әзерләгәннәр. Тамашачылар бигрәк тә "Калинушка" ветераннар хорын җылы кабул иттеләр. Бу иҗат коллективы аның әгъзалары өчен бик якын инде. Бу юлы да коллегалары В.Решетилованы туган көне белән котладылар һәм бүләк бирделәр. Күңелле конкурслар да кунакларның кәефен күтәрде. Аеруча балыкчылар конкурсы зур кызыксыну уятты инде. Быел иң күп балыкны Т.Ялаев эләктрде. Икенче урынны О.Кудрявцева алды, өченче урынга Н.Гыйлемханов чыкты. Иң яшь балыкчы призы Илназ Имамовка тапшырылды.
Сәхнәдә концерт бара. Теләге булганнар көймәләрдә йөзәләр. Һәм, ниһаять, бу бәйрәмнең төп атрибуты-тәмле балык шулпасы.4 казанда пешерелгән уха кунакларга җитеп бетмәде дә бугай әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев