Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Элемтәдә–Наил Мостафин

Инде укучыларыбызга мәгълүм булганча, агымдагы елның 20 августыннан 20 сентябренә кадәр вакыт арасында Россия эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе районы буенча бүлеге начальнигы-Наил Фоат улы Мостафин белән турыдан-туры элемтә оештырган идек. Айлык дәвамында аның адресына дистәләгән хат-сораулар керде, шалтыратулар булды. Бик мөһим һәм дә гомумукучыларыбыз өчен кызык, файдалы тоелганнарын түбәндә...

-Быелның иң тетрәндергән фаҗигале вакыйгасы-Гүзәл белән бәйле җинаять буенча берәр уңай сүз әйтә аласызмы?
-Бу җинаятьнең ачылмавы безне нык борчый. Ул хәтта министрыбыз контрольлегендә. Тикшерүләр дәвам итә, шиклеләрне кабат-кабат тикшерәбез. Ни кызганыч, күпме генә мөрәҗәгать белән чыгуга карамастан, мәгълүмат бирүчеләр дә юк. Бернигә карамый, җинаятьне ачу өчен бөтен көчебезне куячакбыз, мөмкин һәр рычагны эшкә җигәчәкбез.
-Урамнарда маллар йөрү, бу уңайдан сезнең тарафтан нинди профилактик чаралар күрелә. Гомумән дә күреләме алар?
-Чыннан да, район үзәген генә алсак та мөгезле эре терлек, кәҗә малларын урамнарда еш очратырга мөмкин. Шәхси йортлар, оешма, учреждениеләр каршында матур аллеяларны терлекләргә таптатуларын күреп хуҗаларына күпләр рәнҗештәдер. Күпме куелган хезмәт минутлар эчендә юкка чыга. Бу эстетик, мәдәни яктан да бернинди канун, калыпларга сыешмый торган күренеш. Малларын урамда йөртүчеләргә, өй тирәләрен тәртипсезлектә тотучыларга, чүп-чарны тиешсез урыннарга түгүчеләргә дистәләгән саннарда протоколлар төзелде, алар административ җаваплылыкка тартылдылар. Штраф суммалары аз түгел. Шуңа да карамастан икешәр тапкыр җавапка тартылучылар да булды. Бу кешенең мәдәни дәрәҗәсен күрсәтә. Санкцияләрнең берсе тәэсир итмәсә, икенчесе-көчлерәге нәтиҗәсез калмас дигән фикердә, җирлекләрнең башлыклары белән берлектә бу профилактик чараларны дәвам итәчәкбез.
-Хутор авылы кибетчесе көнен дә, төнен дә өеннән аракы сату белән шөгыльләнә. Бу нинди нәрсә инде?
-Әлеге сигнал буенча махсус тикшерү үткәрдек. Хезмәткәрләребез берничә тапкыр барып оператив чаралар күрделәр. Нигездә фактларның расланмавы ачыкланды.
-Ирем эчеп өйдә ята. Ярдәм итә алмассызмы?
-Бу шалтырату өйрәнелде. Ирнең туганнары белән берлектә, килешенеп ул республика хастаханәсенә озатылды.
-Тормыш иптәшем төзәтү-хезмәт лагерында булып кайтты. Шунда булган еллары буенча белешмә ала алмыйбыз. Сезнең аша сорау кәгазе юллап булмасмы икән?
-Чыннан да әлеге хат авторына ярдәм итү йөзеннән, ул булган лагерь җитәкчелегенә хат юлланды. Нәкъ менә шушы көннәрдә генә Архангельск өлкәсеннән архив белешмәсе килеп төште. Якын вакытта төп нөсхәсе хуҗасына тапшырылачак.
-Күгәрчен авылында наркотик эшләү максатында җитен үстерәләр. Чарасын кем күрер икән?
-Бу сигнал да урынга барып, хезмәткәрләребез тарафыннан махсус тикшерелде, өйрәнелде. Әмма, анализлар күрсәткәнчә, "җитен" дигәннәре наркотик хәзерләүгә яраксыз чүп үләне булып чыкты. Тик шулай да безгә шалтыратучыга рәхмәтле калабыз. Һәрбер шиккә сак карау һичкайчан комачауламый ул.
-Районыбызда экстремизм һәм терроризмга каршы полиция хезмәткәрләре тарафыннан нинди чаралар күрелә? Бүгенгесе көнне бу хәл шулкадәр актуальмени соң?
-Соңгы вакытларда республикабызда гына түгел, районда да экстремизм таралу проблемасы нык актуальләште. Традицион булмаган ислам яклы кешеләрнең активлыклары һәм агрессияләре күзәтелә башлады. Республикабызда булган июль вакыйгалары моны тагын бер кат раслый. Бу уңайдан без барлык авыл җирлекләре башлыклары, урманчылык җитәкчеләре, аучылар, муниципаль оешма, предприятие башлыклары катнашында куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм террорчылыктан саклану, уяулыкны активлаштыру буенча киңәйтелгән киңәшмә үткәрдек. Эсктремистик оешмаларга районыбыз яшүсмерләрен тартуны кисәтү максатыннан полиция хезмәткәрләре мәктәпләрдә һәм уку йортларында очрашулар, лекцияләр үткәрәләр. Шуңа карамастан төрле дәрәҗәдәге эсктремистик оешма әйдәүчеләре яшьләребезгә барлык проблемаларны ансат кына җиңәргә, шулай ук матди хәлне яхшыртырга булышырга ышандырып үз берләшмәләренә тарталар. Акыл дәрәҗәләре ныгып җитмәгән яшьләребез тирәнтен уйламыйча шикле тәкъдимнәргә биреләләр. Моның белән алар үз проблемаларын хәл итү түгел, күп санлы яңа кыенлыклар тудыралар. Террористик куркыныч яналуы хакында инде барлык дәүләт органнары, авыл җирлеге башлыклары, уку йортлары директорлары, хәрби комиссариат һәм оешма, предприятиеләргә тиешле мәгълүматлар җиткерелде. Торак пунктларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар күрелә башлады. Җәмәгать урыннарында тәртип сагына өстәмә көчләр тартылды. Мөһим булган дәүләт объектлары, шулай ук тормышчан әһәмияткә ия булган пунктлар сак астына алынды. Күп катлы торак йортлар чит предметлардан саклану һәм террористларга яшеренү өчен уңайлы булган урыннар тулысынча тикшереләләр. Бу эшкә киң җәмәгатьчелек тә тартыла.
-Район үзәгендә машина йөртүчеләрнең күпчелеге тизлек режимын сакламый. Төнге сәгатьләрдә яшьләр бигрәк тә югары тизлектә йөриләр. Моны чикләү буенча өстәмә чаралар күздә тотылмыймы?
-Соңгы вакытларда юл күзәтү хезмәткәрләре тарафыннан мондыйларга карата протоколлар төзү күпкә артты. Әмма, хезмәткәрләребез аз булу сәбәпле, һәрвакыт үзәкне генә контрольдә тоту чамабыз чикле. Алга таба район үзәгендәге юлларга ясалма чикләү юллары (лежащие полицийские) кую турында сүз бара. Бу чара үзен күпкә аклар дигән өмет бар.
-Соңгы вакытларда, юлларда, район үзәгендә скутер, мотоциклда җилдерүче мәктәп балалары күбәйде. Бу бит үзләре өчен, җәяүлеләр, башка транспорт йөртүчеләр өчен куркыныч объекты булып торалар. Моңа чик куелырмы?
-Бу хакта үзебез дә нык борчылабыз. Быел гына 17 скутер саклау урыннарына (стоянкага) ябылды һәм 28 ата-анага протокол төзелде. Махсус комиссия тарафыннан ата-аналар материаль җавапка тартылдылар. Киләчәктә дә бу юнәлештә катгый чаралар күрүне дәвам иттерәчәкбез. Әти-әниләр хокукы булмаган килеш балаларына шундый техника сатып алганчы, ныгытып уйлансалар иде. Фаҗигагә бер адымны үзләре ясаталар түгелме? Соң булгач кына үкенү ни кыйммәт ул.
-Кайберәүләр тукталыш урыннарында кибет ишекләренә, кыскасы, кая туры килә шунда төрле белдерү кәгазьләре ябыштырып йөриләр. Моңа чик юкмени?
-Бар әлбәттә. Бу бит административ хокук бозулар статьясына керә. Ә ул статьяда мондыйларга карата 2500-3000 сум, юридик затларга исә 50 меңнән алып 100 мең сумгача штраф каралган.
-Урамнарда хуҗасыз этләр күбәйде.Тешләгәч, зыян салгач кына тавыш кузгатабыз. Нигә атмыйлар?
-Андый этләрне ату тыела. Әмма бу этләрне бәйсез урамда йөртергә ярый дигән сүз түгел. Эт урамда хуҗасы янәшәсендә борынчык белән булуы мәҗбүри шарт. Ә инде этен урамда ирекле йөртүчеләр шулай ук бер мең сумга чаклы административ штрафка тартылырга мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев