Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Ел сезне башкача сынады шул”

Кичә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин районыбыз кырларын очып узды, урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Соңыннан ул "Логос" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең рапс басуы читендә район активы, авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре белән очрашып сөйләште. Дәүләт Советы җитәкчесен ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов һәм район хакимияте башлыгы Илһам Валеев...

-Ел үзенчәлекләрен исәпкә алганда быелгы уракның катлаулылыгы күз алдында. Явым-төшемнең сездә чагыштырмача аз булуы басуларыгыздан күренә. Тулаем җыемның ким булуын аңлаячакбыз. Әмма бу очракта трагедия ясарга ярамый, булганын түкми-чәчми җыеп алырга, киләсе ел уңышы хакында ныгытып уйланырга кирәк. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны күз уңында тоту зарур,-диде Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин. Ул шулай ук шәхси хуҗалыклар өчен субсидияләрнең халыкка килеп җитү-җитмәве белән кызыксынды.
Татарстан республикасы Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов та урып-җыюны кыска срокларда төгәлләргә кирәклеген искәртте.
-Һәр соңга калган бер көн бер процент уңышны югалту дигән сүз. Корылыкны гына сылтау итмичә, һәрбер кырга агротехник таләпләр күзлегеннән нәтиҗәләр ясарга, төп факторларны билгеләргә, проблемаларны ачарга кирәк. Әнә Евгений Лылов (ред."Логос" җитәкчесе!) борчактан шушы елда да 28 әр центнер уңыш алды, бөртеклеләре елына күрә яхшы уңыш вәгъдә итә. Рапс кырын күрегез, ничек чиста, шәп!
Дөрес, балыкбистәлеләр кырларга ашлыкны мул керттеләр, орлыкның да сыйфатлысын чәчтеләр. Нишләмәк кирәк, ел сезне башкача сынады шул, -диде министр
Гаилә фермаларының эшчәнлеге белән танышканда Фәрит Мөхәммәтшин аларның санын кимендә 20 гә җиткерү тәкъдимен җиткерде. Район башлыгы Илһам Валеев гаилә фермаларының санын 30га җиткерәчәкләренә ышандырды.
Марат Әхмәтов үз чыгышында терлекчелек тармагына кагылышлы мөһим мәсьәләләргә дә тукталып үтте:
-Терлекчелекне югарырак биеклеккә күтәрәсе иде. Бу начар эшлисез дигән сүз түгел. Төрле вариантларга тукталырга кирәк. Менә "Кулон" сезнең районда 800 баш савым сыерлар комплексын төзергә планлаштыра. Сезнең өчен өстәмә чыганак булыр иде. Гаилә фермаларын төзү, киңәйтү-матур гамәлләрегезнең берсе. Азык запасы хакында да онытмагыз, әле бу юнәлештә резервларыгыз байтак, - диде ул.
Фәрит Хәйруллович саубуллашканда: табигать кырыслыгына сылтау итеп башыгызны түбән имәгез, киресенчә берләшеп, берегеп барлык мөмкинлекләрне эшкә җигегез. Ел азагында, алга таба да "Без-Балык бистәсеннән!" диеп горурланып әйтергә язсын үзегезгә,-дигән теләген җиткерде.

Рәсемнәрдә: Ф.Мөхәммәтшин безнең җирлектә; «Логос» хуҗалары үзләренең рапс басуында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев